Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманчы хезмәте күпкырлы

    Бүген урман хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Аксубай урманчылыгы территориясе 29622 гектар урман били. Бу зур табигать массивы, аның иминлеге өчен урманчылыкның берничә дистә хезмәткәре җаваплы. Җаваплылык зур, шуңа күрә эш тә киеренке.

    Әмма урманчыларның да бәйрәмнәре була. Алар аны сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Урман хезмәткәренең авыр, әмма мөһим һәм иҗтимагый әһәмиятле хезмәте турында Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин белән әңгәмә корабыз.

    – Андрей Александрович, урманчылар эшен без сизмибез дә диярлек. Тик без урманнарның ничек яшелләнүен, безне әйләндереп алган табигатьнең ничек матуррак һәм баерак була баруын күрәбез.

    – Урманчыларның хезмәте күпкырлы. Ел дәвамында без төрле юнәлешләр буенча эшлибез – агач орлыклары җыюдан алып яңа ел алды чорында ылыслы яшь үсентеләрне сак лауга кадәр. Урман хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе – урманнарны торгызу. Агымдагы ел язында дәүләт урман фонды территорияләрендә 35,6 гектарда яңа урманнар утыртылды.

    Саклагыч чокыр-уем утыртмалары 15,7 гектар мәйдан биләде. 451 гектарда урман культураларын агротехник карау, 124 гектар мәйданда яшь агачларны сирәкләү юлы белән тәрбияләү (үсентеләрне хәлсез токымнардан арындыру) үткәрелде.

    2020 ел безнең коллектив өчен истәлекле ел булды. Агымдагы елның язында без ТАССР төзелүнең 100 еллыгы (1,0 гектар мәйданда), Бөек Җиңүнең 75 еллыгы (1,8 гектарда) хөрмәтенә истәлекле агачлар утырттык. Табигатьне саклау акцияләрендә, урманчылар белән бергә волонтерлар – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Авыл таңнары» газетасы мөхәррияте, «АК Барс Страхование», «АК Барс Мед» иминият компанияләре хезмәткәрләре дә катнашты. Урман утырту бөтен район буенча барды. Район авыл җирлекләренә һәм оешмаларына бушлай нигездә 2733 төп агач һәм куак үсентеләре бүлеп бирелде.

    – Андрей Александрович, урманнарны янгыннардан саклау турында нәрсә әйтә аласыз?

    – Быел да, шулай ук берничә еллар дәвамында да бер генә урман янгынына да юл куелмады. Янгынга каршы профилактик чараларны планлы рәвештә уздырабыз. Безнең белгечләр әлеге уңайдан буклетлар тараталар, профилактикалау темасы буенча мәкаләләребез район газетасында даими басыла, гражданнар, урманнардан файдаланучылар, Дәүләт урман фонды белән чиктәш территорияләрдә яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрәбез, кисәтүләр бирәбез.

    Җәйге чорда 4,5 километр озынлыкта янгынга каршы әһәмияттәге юлларны төзекләндердек – аларны узып йөрерлек иттек, 315 километрда урман юлларын үзгәртеп кордык. Быелның язында 10 гектар мәйданда контрольдә тотыла торган яндырып чистарту оештырдык, 39 километрга саклагыч минераллаштырылган полоса сөрдек, узган еллардагы 205 километр минераллаштырылган полосаларны яңарттык, 42 гектар мәйданда урман калдыкларын җыеп алдык.

    – Урманчылар кулы белән урманнар да тәртип салына...

    – Әйе, без ял итү урыннарын даими төзекләндереп, алар тирәсен тәртипкә китереп торабыз. Ел саен авыл җирлекләре һәм оешмалар хезмәткәрләре белән бергәләп «Татарстанның чиста урманнары» акцияләрендә катнашабыз. Урман территорияләреннән урманнан, юл буйларыннан, торак пунктлар тирәсеннән җыелган тонналаган чүп-чар чыгарабыз.

    – Бәйрәм алдыннан кемнәрне билгеләп үтәр идегез?

    – Безнең хезмәткәрләр үз вазыйфаларын намус белән башкаралар. Урман хезмәткәре көне алдыннан сайлаган һөнәренә тугры калучыларга, урман әзерләүдә, урман культураларын тәрбияләүдә, урманнарны торгызуда эшләүче барлык урман тармагы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсе килә. Питомникларда сезонлы эшчеләр Алевтина Утеева, Екатерина Тимофеева, Ольга Семенова, Нина Григорьева, Надежда Щекина, Лилия Мөхәммәтҗанова, Рамилә Вагыйзова тырышып эшлиләр, урман әзерләүдә Петр Маркин җитәкләгән бригада алдынгылыкны тота.

    Форсаттан файдаланып, урыннарда дәүләт йөкләмәләрен үтәү буенча эшне белеп оештырган участок урманчылары Айрат Җамалиевка, Сергей Мартыновка, Иван Уляковка рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

    Урман мастерлары Владимир Львов, Павел Падиряков, Николай Иванов, Олег Жуков, Константин Артемьев, Геннадий Никонов уртак эшкә үзләреннән саллы өлеш кертәләр.

    Тормыш бер урында гына тормый, урман хуҗалыгында да буыннар алмашы бара, коллектив яңара, аксакалларга алмашка яшь белгечләр килә. Ел саен без мәктәпне тәмамлаучы укучыларны урман-техник уку йортына укырга җибәрәбез. Киләчәктә алар коллективка кушылырлар һәм, үзләренең остазлары кебек үк, максатчан хезмәт куярлар дип өметләнәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: