Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урман пычратучыларны аклап булмый

    Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективлары ел саен «Татарстанның чиста урманнары « республика табигатьне саклау акциясендә катнашалар.

    Соңгы елларда урман хезмәткәрләре  урманнарны чистарту буенча зур эш башкардылар.

    Аларның тырыш хезмәте   нәтиҗәсендә урманнарның, халык күпләп ял итә торган урыннарында чисталык, тәртип саклана. Урманчылар коллективы Аксубай урманчылыгының беренче һәм икенче кварталларында урманга тоташкан территориясен санитар чистарту буенча чираттагы акцияне үткәрделәр. 

    – Узган елда да шул вакытта  бу территорияне чистарткан идек. Бу юлы чүп зур күләмле булмас кебек иде, чөнки Аксубайда да, авылларда да чүп чыгару буенча махсус оешма эшли. Әмма урманчылар урман янына килгәч, чүп-чар өемен күреп шаккаттылар. Кемдер чүп-чарны чүплек багына кадәр алып бармыйча, урман янына илтеп ташлаган.  Чүп-чарны урман кишәрлегенә кадәр илткәнче якындагы чүп савытына илтү күпкә җиңелрәк булыр иде, югыйсә, – дип ачынып сөйли Аксубай урманчылыгы урманчысы Андрей Ильмухин вәзгыятьне анализлап. – Ямь-яшел чирәм өстенә пычрак китереп аударган кешедә оят һәм намус дигән төшенчәләр бер дә юктыр, күрәмсең. Шул кешеләр балаларына, оныкларына нинди үрнәк күрсәткәннәрен аңлыйлар микән?! Мондый явыз гамәлне бернәрсә белән дә аклап булмый.  

    Урман хезмәткәрләре бу чүп-чар тауларын җыештырып, машинага төягәч, урман территориясе буйлап сәяхәтен дәвам иттеләр һәм тагын юлчылар калдырган чүп пакетларын таптылар.      

     Бераздан чистарып, сафланып калган урман территориясе ямьгә күмелде, урман эчендә кошлар сайравы ишетелде, чәчәкләр күңелне сөендерде. Бу - табигать саклау акциясенең эш нәтиҗәләре.  

    Бу көнне  Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Аксубай участок урманчылыгының 1 нче һәм 2 нче кварталларыннан өч кубометр чүп-чар җыеп чыктылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: