Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Урман патруле» республиканың иң яхшы мәктәп урманчылыклары унлыгына керде

2нче мәктәпнең Надежда Панюкова җитәкчелегендәге мәктәп урманчылыгы командасы Лубянда узган республика слетында уңышлы катнашып, барлык бәйгеләр йомгаклары буенча тугызынчы нәтиҗәне күрсәтте.

30 дан артык иң яхшы мәктәп урманчылыклары, 200 дән артык кеше урман турындагы белемнәрдә, аны яклый һәм табигатьне бай итә белүдә көч сынашты. Анита Ильина, Сөмбел Билалова, Тамила Яицкая составындагы Аксубай командасы яхшы әзерлек күрсәтте. Яшь урманчылар барлык бәйге этапларын да уздылар, белемне арттыру программаларында һәм уеннарда, мастер-классларда катнаштылар. Нәтиҗәдә ТРның иң яхшы мәктәп урманчылыклары унлыгына керделәр.

– «Урман патруле» катнашучылары өчен бу форум якты һәм онытылмаслык вакыйга булды, – дип билгеләп үтте Надежда Панюкова. – Ул безгә уңай хис-тойгылар, көч бирде, без яңа уку елында тагын да тырышбрак эшләячәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев