Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Урман патруле» мәктәп урманчылыклары слетында катнашты

    Аксубайның 2 нче мәктәбе укучылары Лубян (Кукмара районы) поселогында узган Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III Слетында катнаштылар.

    Яшь урмачылар форумында бөтен республикадан 31 мәктәп урманчылыганнан 90нан артык кеше катнашты. Шул исәптән Аксубайның 2 нче мәктәбенең биология укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендә «Урман патруле» мәктәп урманчылыгы әгъзалары да.

    Республика слетының киңәйтелгән программасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенең төп юнәлешләренә кагылды. Аксубай укучылары да, программада катнашып, киң күзаллауны, урман эше нигезләрен, табигатьне саклау ысулларын күрсәттеләр. Анита Ильина, Анна Леонтьева, Данила Мясников барлык этапларны да лаеклы үттеләр, биремнәрне эшләделәр. Безнең вәкилләрнең фикердәшләре белән уртаклашыр эш тәҗрибәләре бар иде.

    «Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда» дигән конференция эшендә катнашып, Данила кырмыскалар тормышы турындагы тикшеренү эше белән чыгыш ясады.

    Катнашучылар урман белеме буенча теоретик һәм практик биремнәрне үтәделәр, табигать – куаклар, үсемлекләр турында белемнәрен, агач диаметрын үлчәү, каршылыкларны җиңү, урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәттеләр. Шулай ук кәрзин үрү, агачка рәсем ясау буенча иҗади мастер-классларда катнаштылар.

    Надежда Панюкова үзенең эш тәҗрибәсе белән мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлар өчен “түгәрәк өстәл” утырышында уртаклашты.

    – Без мәктәп урманчылыклары республика слетында инде өченче ел катнашабыз, һәм бу һәр тапкыр дулкынландыргыч, кызыклы, – дип билгеләп үтте ул. – Биредә иң алдынгы новаторлык эшләнмәләрен, идеяләрне күрергә, белергә була. Мәктәп урманчылыгының киләчәк эше өчен ул бик файдалы, мөһим.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: