Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урман җәнлекләрен тәмле итеп ашаттылар

Аксубай аучылык җәмгыятендә гадәти булмаган акция узды – табигать яратучылар урман җәнлекләрен ашатты.

Безнең урманнар җиләк-җиемешкә һәм гөмбәләргә генә бай түгел. Аларда җәнлекләр һәм кошлар да яши. Кыргый яшәү шартлары аларны куркыта һәм сак булырга өнди – шуңа күрә урманда булганда без аларны күрмибез дә диярлек.

Шул ук вакытта, кыргый табигатьтә яшәүчеләр азык-төлеккә мохтаҗлык кичерергә, салкында туңарга мөмкин. Кешеләр аларга ярдәм кулы суза ала.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты патронажы астында егерьлар Станислав Мулеев, Михаил Сулейманкин, Дмитрий Кудряшов районның аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру буенча акция үткәрделәр. Бу табигатьне саклау һәм хәйрия акциясенең максаты – аучылык җирләрендә ресурсларны саклауга һәм үрчетүгә ярдәм итү.

Акция чын волонтерлык хәрәкәтенә әйләнде, анда балалар да, олылар да зур кызыксыну белән катнашты. Иске Тимошкино мәктәбенең 9 сыйныф укучыларына урман җәнлекләрен ашату, алар өчен җимлекләрдә азыклар калдыру мөмкинлеге бирелде. Алар алма, имән әкәләсен, кукурузны зур мавыгу белән җыйдылар һәм аларны урман биләмәләренә алып килделәр.

Егерьләр урман җәнлекләре өчен җимлекләр ясадылар хәтта корылмалар да төзеделәр. Хайваннар анда ашаганнан соң, яңгыр һәм җилдән ышыклана ала. Акцииядә катнашучылар, пошилар, кабан дуңгызлары һәм башка хайваннар килеп тамак ялгасын өчен, капчыкларга тутырылган азык-төлекне, печәнне җимлекләргә бушаттылар. Урманчылык вәкилләре укучылар белән табигатьне саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрделәр.

Чараны оештыруда Аксубай урманчылыгы вәкилләре Сергей Мартынов һәм Константин Артемьев, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева, эшмәкәр Николай Мишин, Иске Тимошкино гомумбелем бирү мәктәбе директоры Владимир Красильников, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Муллина, Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты режиссерлары Зинаида Аниськина, Анна Туйкина, Иске Тимошкино китапханәсе китапханәчесе Ирина Туйкина, авыл кешеләре Иван Терентьев һәм Илья Шуркин ярдәм күрсәттеләр.

– Без даими рәвештә хайваннарны яшелчә, печән белән тукландырабыз, тоз куябыз, – дип сөйли егерь Станислав Мулеев. – Бу юлы әлеге эшкә балаларны да җәлеп итәргә булдык. Ниятебез барып чыкты. Укучылар өчен бу бик тә файдалы. Акциядә катнашу табигатьне якыннанрак белү, кешенең анда тоткан роле турында фикер йөртү мөмкинлеге бирде.

Акциядә катнашучыларның барысы да Аксубай аучылык җәмгыятеннән Рәхмәт хатлары алдылар.

 

Фото: Иске Тимошкино авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X