Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урман хуҗалыгында – яңа техника

Аксубай урман хуҗалыгында күңелгә хуш килерлек вакыйга булды.

Механикалаштырылган парк гидроманипуляторлы КамАЗ-урман ташу автомобиле һәм төпләрне сөйрәтү җиһазлары белән МТЗ-82 тракторы белән тулыланды. Авыр икътисади шартларда предприятие өчен мондый техниканы сатып алу мөмкин булмый.

– Махсус техниканы Алабуга агач эшкәртү комбинатына үзагач җибәрү планын һәм агач кисү буенча дәүләт бурычын башкару өчен республика Урман хуҗалыгы министры  Равил Кузюров  бүлеп бирде, – дип сөйли Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Гатин. – Һәм, әлбәттә ки, яңа автомобиль һәм трактор ярдәмендә предприятиедә җитештерү процессы нәтиҗәлерәк булачак.

Урманчылар эшли беләләр, һәм эшчәнлекнең бөтен юнәлешләре буенча да тырышып хезмәт куялар. Һәм алда билгеләп үтелгән планны үзагачларны искергән техника белән әзерләргә туры килсә дә һәр ел да башкаралар. Ә яңа техника белән – эшләр тагын да нәтиҗәлерәк барачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев