Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ә урлау булганмы? Полицейскийлар Аксубай яр буенда "Калина" белән булган версия турында әйттеләр

Чәршәмбе көнне иртән Аксубай яр буенда чак кына инешкә кереп чуммаган "Калина"нага тап булдылар.

Бу гамәл аксубайлыларда ризасызлык тудырды: машина төнлә җәяүлеләр йөри торган яр буйлап бара, йөртүче машинага идарәне югалта һәм бер тәгәрмәче белән һавадв эленеп калып, аздан гына суга чуммый кала.

Бу уңайдан укучыларыбызның канәгатьсезлегенә чик юк иде, алар, җәяүлеләр яр буе хәзер куркыныч урынга әйләнде, дип безгә шалтыраттылар, яздылар. Аларны кешеләр хезмәте, финанс чыгымнары белән булдырылган ял итү урынын ни өчен кемнеңдер җимерә алуы борчыды? Вакыйга урынына чыккан газета хәбәрчесен һәм хакимият вәкилләрен пенсионерлар әйләндереп алып, "Калина" машинасы йөртүчесенең моңа нинди хокукы бар, аны законның бөтен катгыйлыгы буенча җәзага тартырга кирәк, дип сорадылар.

Басылган яңалыкка карата комментарийларда укучыларыбыз үз фикерләрен белдерделәр. Район газетасы/Аксубай районы яңалыклары ВКонтакте төркеме постында Минсәгыйт Нуруллин: "Төзекләндерелгән мәйданнарда һәм паркта зыян салдылар, инде монда да тотындылар, нинди тәрбияләнмәгән халык, җәяү йөрергә ярамыймы икән ни. Мин бистә Советы җитәкчелегенә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү өчен берничә ноктада камералар урнаштырырга тәкъдим итәм", - дигән фикерен язып калдырган.

Без автомобиль хуҗасына да бардык, ул автомобильне төнлә йорт капкасы яныннан куып алып китүләре турында сөйләде.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев хәбәр иткәнчә, Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре автомобильне урлау факты буенча тикшерү үткәрә. Тик хокук саклау органнарының бу хәлгә карата үз версиясе бар: автомобиль урланмаган, аны автомобиль хуҗасы яр буенда үзе уңышсыз туктатып калдырган, кылган гамәле өчен җаваплылыктан качу өчен, урлап киткәннәр дип хәбәр иткән. Урлау факты буенча тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев