Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Бу атнада мөселман дөньясы Ураза гаете бәйрәмен билгеләп узды. Ураза бәйрәме яки Ураза гаете-исламда Рамазан ае хөрмәтенә билгеләнгән зур бәйрәм.

Мөэмин - мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллары җәбер-золым кылмаска, күзләре әшәкелекне күрмәскә, колаклары әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләре гайбәт сөйләмәскә тырышты.

Шул рәвешле алар Аллаһка кол булу имтиханын үтте. Инде менә бәйрәмне дә сафланып, пакьләнеп каршы алабыз. Гает — бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенечле көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. 

Аксубай үзәк мәчетендә дә  йөзләрчә дин тотучылар җыелган иде. Халык таңга кадәр үк иртәнге намазны укыды. Бәйрәм вәгазе кояш чык каннан соң ярты сәгать узгач башланды. Бәйрәм намазын Аксубай районы имам - мөхтәсибе ярдәмчесе Илнар хәзрәт Сафиуллин үткәрде. Ул Татарстан районы имам – мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров исеменнән мәчет мәхәллә кешеләрен Ураза бәйрәме белән котлады.

Равил хәзрәт Зөфәров үзе Казанның Гали мәчетендә узган бәйрәм намазында катнашты. Бәйрәм намазына район башлыгы Камил Гилманов та килгән иде.

- Сезне Рамазан ае тәмамлану белән котлыйм! Бу изге көннәрдә мөселманнар  догалар укыдылар, мохтаҗларга ярдәм итеп  изге гамәлләр кылдылар. Изге Рамазан аенда районда да күп эшләр башкарылды – без чәчү кампаниясен уңышлы уздырдык, киләчәк уңыш өчен нигез салдык, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны каршы алдык һәм район файдасына хезмәт иттек, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов котлавында.

Кеше гореф - гадәтләрдән башка яши алмый. Бәйрәмгә яшьләр һәм  балаларның да күп килүе зур шатлык. Район башлыгы  Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп  догалар укыган  чорда барлык эшләрнең дә уңышлы хәл ителүен, хәтта хокук бозулар һәм җинаятьләр азрак булуын билгеләп үтте. Бу көнне районның барлык мәчетләрендә   бәйрәм гает - намазы укылды, мөселманнар бер - берсен Изге Рамазан ае тәмамлану белән котладылар.

Шулай ук мәчетләрдә Ураза бәйрәменә багышланган төрле чаралар да оештырыла. Иртәдән үк Үзәк мәчет территориясендә балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Бүгенге көндә район үзәк мәчете каршында оештырылган якшәмбе мәктәбендә 20гә якын бала шөгыльләнә. Ял көннәрендә укытучылар аларның Ислам дине нигезләренә, мөселман бәйрәмнәренең традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә өйрәтәләр.

Балалар өчен Ураза бәйрәме мәчет каршындагы сыйныфларга йөргәндә, аларның нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәтү өчен мөмкинлек  булды. Алар өчен Коръән уку бәйгесе, хәрәкәтле уеннар һәм бәйрәм ашы оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев