Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урамнарга вак таш җәйгәррәр, суэтем башнясына насос сатып алганнар

Урмандеево авыл җирлеге советының йомгаклау киңәшмәсе район башлыгы Камил Гилманов катнашында узды.

Урмандеево авыл җирлеге территориясенә кергән 6 торак пунктта 1411 кеше яши. 2019 елда җирлектә 10 сабый дөньяга килгән, 15 кеше вафат булган.

Җирлектә бер урта мәктәп, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы, бер балалар бакчасы эшли. Мәктәптә 219 укучы белем ала, балалар бакчасында 50 бала тәрбияләнә, 4 авыл мәдәният йорты эшли.

Авыл җирлеге белән Валерий Николаев җитәкчелек итә.

Җирлек бюджеты 100,5 процентка үтәлгән һәм 5 миллион 400 мең сумнан артык тәшкил иткән. Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар җирле халык өчен төп табыш чыганагы булып тора.

Җирлек территориясендә кече бизнес – Алексей Гуляковның, Валерий Семеновның, Юрий Майоровның, Радион Сидоровның, Олег Ермолаевның, Александр Никитинның, Анатолий Мокинның, Сергей Алексеевның крестьян-фермер хуҗалыклары, шулай ук Петр Ивановның, Николай Гуляковның, Александр Васильевның, Виталий Ивановның, Петр Петровның гаилә фермалары актив җәелә. Алар авылны төзекләндерүдә, массакүләмле һәм мәдәни чаралар оештыруда авыл җирлегенең беренче ярдәмчеләре.

Территорияне төзекләндерү планында гражданнардан җыелган үзара салым акчасы күп кенә мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә.

2019 елда халыктан 164100 сум үзара салым акчасы җыелган. Республика бюджетыннан дүрт тапкыр финансланган әлеге сумма юллар эшчәнлеге өчен тотылган – урамнарга вак таш җәюгә, кышын юлларны кардан чистартып торуга һәм шулай ук җирлек территориясен төзекләндерүгә – суэтам башнясы өчен насос, контейнерлар сатып алуга.

Узган елда җирлек ихтыяҗлары өчен төягеч белән трактор сатып алганнар. Урмандеевода һәм Сидул-Ерыклыда чүплекләрне тигезләү буенча зур эш күләме башкарылган.

2020 елга планнар – шәхси ярдәмче хуҗалыкларның алга таба үсешен тәэмин итү, юлларны вак таш җәеп ремонтлау, Сидул-Ерыклыда су челтәре торбалары узу,  Урмандеевода урам яктырткычларын үзгәртеп кору, Савгач авылында авария хәлендә булган ГТСны төзекләндерү.

Урмандеево территориясендәге оператив хәл турында полициянең участок вәкиле Сергей Симаков хисап тотты.

Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов халыкка янгын иминлеге чаралары турында сөйләде.

Савгач мәктәбе директоры Александр Музилеев уку бинасының уңышлары һәм укучыларның казанышлары хакында бәян итте. Бүгенге көндә мәктәп алдында торган проблемаларны атады – бинаны капиталь ремонтлау (тәрәзәләрне, җылыту системасын, ишекләрне, янгын сигнализациясен алмаштыру, фасадны тышлау). Мәктәпнең автобус паркын яңарту мәсьәләсе кискен тора (балаларны якынтирә авыллардан китерәләр).

Тулы иминлекне тәэмин итү өчен тышкы якка өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштыру таләп ителә.

Җыелышка йомгак ясап, авыл активистларына һәм җәмәгать эшчәнлегендә катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

– 2020 ел Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРга 100 ел тулуны, район оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү белән истәлекле булачак.Сезнең җирлектә халык бик актив, җирлек иминлеге, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эшләр башкарыла. Быелгысы ел да шулай ук нәтиҗәле булыр дип уйлыйм, – дип йомгклады район башлыгы Камил Гилманов. – Сезнең җирлек проблемаларын ишеттек, аларны бергәләп хәл итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев