Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урам җыештыручылар хезмәт вахтасында

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә хезмәт күрсәтүче профессиональ җыештыручыларны иң җаваплы һәм пөхтә кешеләр буларак тасвирларга мөмкин.

Борынгы гасырларда шәһәр һәм авыл урамнарының нинди торышта булуын әйтүе кыен. Әмма район үзәген тәртиптә тоту буенча алып барылган бүгенге хезмәт иң яхшы танылуга лаек.

Илмира Белова, Галина Сандимирова, Зоя Чадаева һәм Юрий Мулеев хезмәт вахтасын лаеклы алып баралар. Урам җыештыручылар теләсә кайсы ел фасылында, теләсә нинди һава торышында үзләренең авыр хезмәтләрен зур җаваплылык белән башкаралар. Кышкы чорда, кар-бураннардан соң, Аксубай үзәге урамнарында иртән иртүк сукмакларның кар көртләреннән чистартылуын күрәбез.

Алар көн саен урамнар, ял итү урыннарын карап чыгып, чүп-чар җыештыралар. Ишегалды җыештыручылары язгы сезонда да бик күп эш башкаралар – паркларны, скверларны кар астыннан чыккан чүптән арындыралар, көн саен чисталык саклыйлар. Җәй көне дә эш җитәрлек.

– Безнең эш гади булса да, кешеләргә кирәкле, – диләр алар. – Коллективыбыз бердәм, бер-беребез белән ярдәмләшеп эшлибез.

Үз чиратында, Аксубайда яшәүче һәр кеше район үзәге урамнарында, паркларда, скверларда чисталык һәм тәртип саклауда үз өлешен кертә ала. Моның өчен чүп-чарны җиргә ташламаска, ә махсус урнаштырылган чүп савытларына салырга кирәк. Үзебезне тәртипле һәм пөхтә тотып, без тормышыбызны тагын да уңайлырак, чистарак һәм ямьлерәк иткән кешеләргә ярдәм итә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев