Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урам фитнесы

    Аксубай яшьгвардиячеләре район халкы өчен “Урам фитнесы“ уздырдылар.

    Аксубайның үзәк спорт мәйданы уздыру мәйданы итеп сайланды. Беренче тапкыр шөгыльләнүгә кеше күп килмәде, әмма күнегүләр кызыклы һәм сәламәтлек өчен файдалы узды.

    Иҗтимаги оешма җитәкчесе Анна Борисова сүзләренчә, фитнес күнегүләре җәй айларында даими уздырылачак, бу турыда гәзит битләрендә хәбәр ителәчәк. Сәламәт яшәү рәвешенә кушылырга теләүчеләр үзләре белән келәмнәр алып килергә тиеш. Оештыручылар урам фитнесыннан яхшы кәеф алуны гарантиялиләр.

    Фото Анна Борисованың шәхси архивыннан алынды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: