Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уракны – эшлекле кәеф белән башларга

    2018 елгы урак өсте башлануга атнадан кимрәк вакыт калды.

    Бу җаваплы мизгелгә игенчеләрнең барысы да әзер булырга тиеш: урып-җыю комплексы да, яңа уңышны урнаштыру объектлары да, урып-җыю кампаниясе катнашучылары да. Бүлек җитәкчесе – дәүләт баш инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рамил Фәттахов район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар һәм урып-җыю эшләренә район кыр комплексларының әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр.

    “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалында җаңлы мохит хөкем сөрде. Монда комбайнчылар да, инженер хезмәткәрләр дә, авыл хуҗалыгы предприятиесенең бүлекчәләре җитәкчеләре дә җыелган иде. Хәлләр торышы белән мехбүлек җитәкчесе Альфред Мингалимов таныштырды.

    – Механизаторлар урып-җыю техникаларын ремонтлау буенча җитди эш башкардылар. Һәм коллективның кәефе дә эшлекле, – дип билгеләде ул.
    2018 елның урак катнашучыларының төп составы – эш тәҗрибәләре зур булган игенчеләр. Мисалга, ТРның атказанган механизаторы Флорид Мингалимов өчен агымдагы урып-җыю кампаниясе – 32 нчесе. Ул күптән түгел армия хезмәтеннән кайткан улы Рифат белән бергә эшкә чыгачак.

    Үткән елгы ярдәмчесе – аграр университет студенты Иван Матюшкин (бу команда турында безнең гәзиттә үткән елның август аенда язган идек) хуҗалыкның иң яхшы механизаторларының берсе, 30 елдан артык гомерен бу эшкә багышлаган Сергей Николаев белән бергә эшлиячәк.

    Комбайннар рульләре артына шулай ук Сергей Писарев, Шәүкәт Сәгдиев, Дмитрий Факеев, Константин Тимофеев, Инсаф Сөләйманов утырачак. Владимир Марфуткин һәм Евгений Ямзуков агрегатларын икмәк урырга әзерләгәннәр. Булачак урак буенча планлаштырылганнарның бүгенгесе көнгә барысы да эшләнгән, урып-җыю техникаларын имин куллану буенча дәүләт техник күзәтчелеге таләпләре каралган.

    – Бөртекле культуралар агрофирмада кукуруз белән бергә 4000 гектарга якын мәйданны били. Шул мәйданның 2000ен уҗым культуралары алып тора, – дип билгеләп үтте агрофирма җитәкчесе Әсхат Габдуллин. – Быел уҗым культураларыннан яхшы уңыш алырбыз дип өметләнәбез.

    Техника паркы эшне башларга әзер. Бу атнада “соңгы штрихларны“ башкарырга гына калды. Ремонтчылар запас частьләр белән тәэмин ителгән. Комбайнга йөкләнеш 400 гектарны тәшкил итә. Күләм – һәр экипаж өчен тулысынча үтәрлек. Шулай итеп, урак башланганын көтәбез. 

    “Актай“ агрофирмасында ремонт эшләре тәмамланып килә. Урак катнашучылары арасында – үз эшләрен яхшы белгөн игенчеләр. Болар АТУТны тәмамлаган ярдәмчесе Роман Осипов белән Иван Беспалов, Владимир Ковряков, Владимир Степанов, Җәмил Тимбиков, Александр Горбатов.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесе баш инженеры Михаил Ефимов ассызыклаганча, эшне ышанычлы игенчеләр башкарачак. Урак эшләрен уңышлы башкару өчен хуҗалыкта бөтен мөмкинлекләрдән кулланалар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: