Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урак ахырына якынлашканда бүләкләр алдылдар

Районда бөртеклеләрне суктырып алу урак нәтиҗәләре буенча хезмәт уңышлары өчен бүләкләү белән тәмамланды.

«Аксу Агро» ҖЧҖдә бөртекле культуралар 11 мең гектарга якын мәйдан биләде. Игенчеләр 31 мең тоннадан артык ашлык суктырдылар. Җәүдәт Сафиуллин, Хөсәен Галиев, Анатолий Ильгузин, Сергей Блинов, Алексей Кудряшов, Алексей Пайдаркин, Анатолий Ефремов, Валерий Ендерюков, Рифкат Сөләйманов иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар исәбендә 2700 тоннадан алып 1700 тоннага кадәр суктырылган ашлык.

“Мюд” филиалының Татар Сөнчәлесе авылы янәшәсендә урнашкан бөртеклеләр кырының соңгы гектарларында уракка йомгак ясалды. Көзге кояш нурлары астында кыр кораблары ритмлы эшләделәр, финишка да күп калмады. Нигезле сәбәп аркасында эш туктатылды. Соңгы гектарларда эшләүче урак батырлары составында районның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин, «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Равил Мусин һәм филиал директоры Рамил Әхмәтов булган рәсми делегациянең пәйда булуын көтмәгәннәр иде. Алар белән очрашу күңелле мизгел булды.

Рөстәм Гатин хезмәтләре өчен механизаторларга ихластан рәхмәт белдерде, район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм, конкурс шартлары буенча тиешле булган премияләрне тапшырды. «Аксубай» АФ игенчеләре Нурлат районы чигендәге кырда бөртеклеләрне суктыруны тәмамлап киләләр. Бу хуҗалыкта бөртеклеләр 
мәйданы дүрт мең гектарга якын тәшкил итте. 9 мең тоннадан артык ашлык суктырганнар. Урак башында һава торышы урып-җыю эшләрен тоткарлады.

Көннәр ачылганнан соң, соңгы атна кыр хезмәтчәннәре өчен тыгыз булды. Флорид Мингалимов, Шәүкәт Гафиятуллин, Шәүкәт Садиев, Инсаф Сөләйманов комбайн бункерыннан бер мең тоннадан күбрәк бөртек бирделәр.

– Район җитәкчелеге исеменнән нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Рөстәм Гатин, комбайнчыларга мөрәҗәгать итеп, аларга район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм премия белән конвертлар тапшырды. Михаил Крестин, Артем Маслов, Денис Седов һәм Евгений Вороновларның кыр экипажлары яхшы күрсәткечләргә иреште. Комбайннар астыннан ашлыкны ындыр табагына ташып торган КамАЗ йөртүчеләре Дильфәр Гайнуллин, Айдар Кәбиров, Илшат Нуртдинов, Фәрит Мингазов урыпҗыю эшләрен уңышлы үткәрүгә үзләреннән саллы өлеш керттеләр.

– Быел без бөртеклеләрдән яхшы уңыш алдык, – дип билгеләп үтте агрофирманың генераль директоры Әсхат Габдуллин. – 2020 ел чәчү компаниясенә үзебезне орлык материалы белән тулысынча тәэмин иттек, иминият фонды да бар. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе ашлык кабул итү һәм эшкәртү буенча барлык бүлекләрнең дә оешкан төстә эшләвен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X