Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Умырзаялар урынына… авылдашларга гөмбә һәм эш

Бу әкиятме? Бу чынбарлык! Иске Мокшино авылында яшәүче Анатолий Самаренкин вешенка гөмбәсе үстерү цехы ачкан.

 – Анатолий Константинович – районда иң яшь эшмәкәрләрнең берсе, – дип шаярта район башлыгы Камил Гилманов. Район тарафыннан аның  крестьян-фермер хуҗалыгына мөмкин кадәр булышабыз. Аңа 80 яшь булуына карамастан, эшмәкәрлек эше белән 3 ел элек кенә шөгыльләнә башлады,  шуңа күрә аны яшь эшмәкәр дип әйтергә нигез бар. 

Анатолий Самаренкинның якыннары билгеләп үткәнчә, яңа амплуада эшләү һәм уңышка ирешү теләге аны берничә дистә елга яшәрткән. Аның гөмбә үстерү турында шатланып сөйләвен тыңлагач, кешене урын бизәмәвен, ә урынны кеше бизәвен аңлыйсың.  

Анатолий Самаренкин- танылган шәхес. Ул күп еллар дәвамында җитәкче урыннарда эшләгән. Нинди генә югары даирәләрдә эшләсә дә ул һәрвакыт үз тамырларына тартыла.Авыр эш атнасыннан соң ул мөмкинлекләр чыгу белән үз туган авылына кайтып  авылдашлары белән шатлыгын уртаклаша.

– Анатолий Самаренкин  авылга нык ярдәм итә, ул часовня,чиркәү төзеде, зират коймаларын, чишмәне төзекләндерде, балаларга мәйданчык бүләк итте.     –2015 елда Иске Мокшино авылында  ачлык корбаннарына мемориал (мәрмәр хачы) һәм  Бөек Ватан сугышында катнашучыларга стела төзеп куйды. Моннан тыш, меценат үзенең туган мәктәбенә дә ярдәм күрсәтә. Анатолий Константиновичка ярдәм итүе, авылдагы, анда яшәүче халыкның  проблемаларына  битараф булмаганы өчен бик  рәхмәтлебез, – дип сөйли Мюд җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина. 

- Мине һәрвакытта да авылдашларымның тормышы борчый иде. Авылда эшкә урнашып булмаганы беркемгә дә сер түгел. Бер туган ягыма кайтуымда, авыл картлары яшьләрне  эшле итәргә, авылны яшәтергә кирәк дип, нинди  дә булса җитештерү цехы ачарга тәкъдим иттеләр.Шулай итеп мин гөмбә җитештерү цехын ачтым, - дип сөйли Анатолий Константинович.

Цехны эксперимент буларак өч ел элек эшләтеп җибәрдек. Татарстанда мондый цехка аналоглар юк.

– Беренче эш итеп ташландык складларны төзекләндердек, аларга коммуникацияләр үткәрдек һәм җиһазлар кайтардык. Авылдашлар ничек итеп көнбагыш кабыгы яки салам нигезендә ясалган компост тутырылган  полиэтилен пакетларда гөмбә үстереп булачагына аптырадылар. Гөмбәләр үсә башлады.

Самаренкин крестьян-фермер хуҗалыгына иң пессимистик карашта булган  авылдашлар да ышанды. Дәүләт аның грант проектын уңай бәяләде. 2016 елда гөмбә хуҗалыгы  грант иясе булды.Ул вакытта барлык гөмбә цехы  350 кв.м мәйданны тәшкил итә һәм гөмбә җитештерүдә 4 кеше эшли иде. Узган ел Анатолий Константиновичның грант проекты янә уңышлы булды.

Эшкмәкәрләргә ярдәм итүдә Президент программасы кысаларында ул янәдән грант алды. Гөмбәлекләрдә гөмбәләр тиз арада үскән кебек, кыска срокларда мәйданы 1450 кв.метр булган берничә камералы икенче корпус та калкып чыга. Монда тиешле температура, дымлылык, җилләтү технологияләре дә саклана. Болай эшләгәндә җәйге чорда гөмбә җитештерү берничә мәртәбәгә артачак һәм 15 кеше эш белән тәэмин ителәчәк. Гөмбәләр махсус тиешле температура, дымлылык һәм җилләтү сакланган камераларда үстерелә.

Бу биналарга бары тик бахилла һәм халат белән генә керергә кирәк.

– Ай саен без ике тоннага якын вешенка гөмбәсе уңышы алабыз, – дип уртаклашты гөмбә үстерү буенча оператор Татьяна Жукова. Ул  монда цех ачылганнан бирле эшли һәм гөмбә үстерүнең бөтен нечкәлекләрен дә белә. Ул цехның эше ничек оештырылганын, махсус җиһаз ярдәмендә гөмбәләрнең  ничек йомшаруын, аннары  махсус мичтә ничек киптерелүен күрсәтте.

Монда хәтта гөмбә оны да җитештерәләр. Анатолий Константинович үзе аңлатып үткәнчә, гөмбә үстерү - чыгымлы эш, гөмбә блоклары Татарстаннан читтә сатып алына, бер блок өч айлап хезмәт итә.  Тиздән бу сорау да төшеп калачак. Беренче төзелгән цехка төзелеш материаллары кайтарылган. Самаренкин инде быел ук “гөмбәлек» чыгару цехын башлап җибәрергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев