Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Умартачылар һәм аграрийлар: бал да алырга, культураларны да сакларга

Район Советында район кыларында саклау чаралары уздыру чорында умарталыклар эшендә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Анда район берләшмәләре җитәкчеләре, агрономнары, Россельхозүзәк һәм "Пчеловоды Татарстана" төбәк иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре катнашты. Киңәшмә эшенә район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры берыгы буенча, умартачыларга авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү турында хәбәр итү максатларында, 2021 елда ватсапта төркем оештырылган, аңа авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм умартачылар кертелгән. Әлеге мәгълүмати мәйданчыкта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кырларны эшкәртү турында хәбәрләр урнаштыралар. Үсемлекләрне саклау буенча планлаштырылган эшләр турында төркемдә мәгълүматлар пәйда булгач, умарта тотучылар аларның агулануына юл куймас өчен, бал кортларының очуын чикләргә тиеш.

Әмма, үзара хезмәттәшлек һәрвакытта да төгәл тикшерелгән була алмый, проблемалы хәлләр килеп чыга. Җәен культураларга корткычлардан саклау чаралары сиптерү чорында бал кортларының сакланыш мәсьәләсен тәэмин итү кискен кала бирә. Юкә чәчәк атканчыга кадәр тагын бер атна вакыт бар, бал кортларының төп массасы рапс кырларында. Умарталыкларны саклау өчен, умартачыларга бал кортларын агуланудан саклау чараларын күрү өчен, үсемлекләргә сиптерү нинди көнгә планлаштырылганын төгәл белергә кирәк.

Шул ук вакытта, үсемлекчеләрнең эшкәртү графигы алдан фаразланмаска да мөмкин, алар факт буенча эшли. Белгечләр билгеләп үткәнчә, уңыш язмышы кайчакта берничә сәгать эчендә хәл ителергә мөмкин. Бу баллы культура корткычларга тиз бирешүчән, уңышны саклап калу өчен, саклау чараларын бер сезонда дүрт тапкыр үткәрү таләп ителә. Киңәшмәдә, уңышны саклап калу һәм бал кортларына зыян китермәс өчен, бу ситуациядә иң оптималь карарларны кабул итәргә кирәклеге туында ассызыкладылар.

– Кырчылар ашламыйча уңыш булмаячагын белергә тиеш, – дип белдерде Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов. – Бал кортлары үсемлекләргә кирәк, игенчеләр уңышның 40 процентын диярлек бал кортлары хисабына ала. Умарталыклар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре хисабына бал ала. Безнең районда 1 класслы куркынычтагы саклау чаралары аз кулланыла. Нигездә 2-3 класслы саклау чаралары, йомшаграк формадагы инсектицидлар кулланыла.

Киңәшмәгә йомгак ясап, район җитәкчесе, умартачылык тармагына зыян китерүне кисәтү өчен, үсемлекләрне саклау чараларын куллану буенча регламентны төгәл үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

–Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кырларны эшкәртү, препаратларның йогынтысы, аларның йогынты ясау сроклары турында умартачыларга төгәл хәбәр итәргә кирәк, – диде ул. – Районда умартачылык кебек мөһим тармак үсеш алсын өчен, якларның үзара аңлашуы, килешүе кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев