Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Улын рульгә утырткан хатынны балигъ булмаган балалар эше комиссиясенә чакыралар

Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаеваны балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия утырышына чакырырга ниятлиләр. Ул интернетка урнаштырган роликта аның 6 яшьлек малае сәгатенә 130 километр тизлек белән машинада җилдерә.

Бу хакта Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Башта хатын-кыз белән ЮХИДИ хезмәткәрләре аралашачак, әлеге уңайдан алар ниндидер чара күрер, әлбәттә. Алар җитәрлек булмаган очракта, без аны балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиягә чакыру мәсьәләсен караячакбыз», - диде балалар омбудсмены.

Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, әлеге вазгыятьтә төп бурыч – кагыйдә бозучыга аның хаклы булмавын аңлату. «Иң мөһиме – аның дөрес эшләмәвен һәм бу гамәле белән үз баласының да, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның да (аларның машинасында да балалар булырга мөмкин бит) тормышын куркыныч астына куюын аңлату», - диде Удачина.

Татарстан полициясендә агентлыкка белдерүләренчә, бу хатынның чираттагы гамәле игътибардан читтә калмаячак. Дәүләт автоинспекторлары әлеге уңайдан тикшерү үткәрергә һәм күп балалы ананың гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли. Аның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев