Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ул туган җирен ярата иде...

    Якташыбыз Фазыл Салих улы Мингалимовның озакка сузылган авырудан соң безнең арадан китүенә бер ел узды.

    Ул 1965 нче елның 1 гыйнваренда Индустриаль бистәсендә туган.1985 елда Алабуга педагогия институтының технология-икътисад факультетын тәмамлый.Хезмәт юлын Фазыл Салих улы Рус Кармәте мәктәбе директоры булып башлый, тугыз елдан артык районның мәдәният бүлеген җитәкли, яңа төзелә торган 3 нче Аксубай урта мәктәбе директоры булып эшли. Ә аннары Алабуга шәһәренә күчеп китә. Читтән торып КФУның төзелеш факультетын тәмамлый.

    Читтә Фазыл Мингалимов төзелеш белән шөгыльләнә, 2009 елда үзгәртелгән «Спецстройинвест”ның  «Металлоэнергозащита” төзелеш-монтаж оешмасын гамәлгә куя һәм генераль директор булып эшли. Безнең хәбәрчебез якташыбызның 50 яшьлек юбилеена материал әзерләде  һәм Фазыл Салих улы үзе безнең редакциябездә булды. Әңгәмә  башында ук ул авылдан булуы, Кече Ватаны язмышына битараф булмавы,  район һәм  авылдашлары турында бик җылы итеп сөйләде.

    –  Фазыл Салих улы,  чыннан да, Кече Ватаны өчен җан атып яшәде, һәрвакыт якташларына ярдәм итәргә тырыша иде. Аның белән хезмәттәшлегебез минем районбелән җитәкчелек итүнең беренче көннәреннән үк башланды. Райондагы күп кенә объектлар аның компаниясе һәм аның ярдәме белән ремонтланды. Сер түгел, теге яки бу объектны эшләгән вакытта финанслау тоткарланганда да без һәрвакыт уртак фикергә килә идек һәм аның командасы эшне дәвам итә иде, – дип искә ала район башлыгы Камил Гилманов.

    Эшсезлек чорында ул йөзләгән аксубайлыларны компания объектларына  эшкә урнаштырды. Моннан тыш, ул мохтаҗларга да адреслы спонсорлык ярдәме  күрсәтте.Фазыл Мингалимов җитәкчелегендә районда ремонтның берничә төре буенча беренче алты күпфатирлы йорт, Яңа Тимошкино мәктәп-балалар бакчасыремонтланды,редакциянең түбәсе ябылды һәм сайдинг белән тышланды, Түбән Татар Майна авылында мәктәп, Аксубайда йөзү бассейны, күпфунцияле  үзәк бинасы һәм башка объектлар төзелде.

    2014 нче елда тырыш хезмәте һәм Аксубай муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Түбән Татар Майна урта  мәктәбе ачылышында Фазыл Мингалимов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район  игелекле якташын, аның инженерлар һәм төзүчеләр командасын бик озак хәтерләячәк әле.

    Фазыл Салих улы, дүрт туганы кебек,  әти-әнисенең лаеклы улы булган. Кызганычка каршы, энесе дә, үзе дә тиз арада бер-бер артлы вафат булалар.Мингалимовлар гаиләсенең әтисе -  Салих Галимҗан улы Ямбай авылында  идарәче, ә әнисе-Маһинур Минзәки кызы колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Аларның туганнары һәм авылдашлары Мингалимовларның балалары яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсте дип искә ала.  

    Гаилә башлыгы күп вакытын  эштә үткәрә торган була, чөнки ул үзенә ышанып тапшырылган хуҗалыкның  эшләре  белән генә идарә итеп калмый, кирәк чакта  тимерче дә, хәтта эретеп ябыштыручы да була. Өйдә хуҗалык эшләре белән хатыны, балалары шөгыльләнә торган була, алар йорттагы мал-туарны да карыйлар, кырда әниләренә дә булышалар, шул ук вакытта сезонлы эшләр вакытында колхоз тракторлары  штурвалы артына да утыралар.

    Хезмәт сөючәнлек һәм тәртиплелек - Мингалимовларның төп сыйфатлары булып тора. Өч ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә һәм районга хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Абыйлы-энеле Мингалимовлар Аксубай мәчетенә манара урнаштырдылар, әтисе белән берлектә туган авылы – Ямбайда янгыннан соң  мәчетне төзекләндерделәр һәм торгыздылар, авыл зиратына керү өчен капкалар урнаштырдылар. Мингалимовларның әти-әнисе инде күп еллар Алабуга шәһәрендә яши, алар уллары янына еш кайталар. Фазыл Салих улын тамырлары туган якка тарта һәм ул әти- әниләренә Аксубайдан йорт сатып ала.

    Аның туган авылында йорт саласы килми, чөнки ул  беренче чиратта әти-әнисенә медицина ярдәме алу планында уңайлы булуын тели. Алар җәен монда кайтып яшиләр. Кемдер бу тормышта үзе өчен, тормышын яхшырту  өчен яши, ә Мингалимовлар кебекләр  үз тамырларын  саклау, үзләренең кече ватаннарын  төзү һәм ярдәм итү өчен яши.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: