Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ул башкармаган эш юк

Узган якшәмбедә хезмәт ветераны Эрнедей Ильгузина 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков Иляшкино авылының өлкән кешесен истәлекле гомер бәйрәме белән котлады.

– Хөрмәтле Эрнедей Николаевна, сез хезмәт һәм сынаулар белән тулы авыр тормыш юлы узгансыз, – дип билгеләп үтте ул. – Сез фидакарь хезмәт үрнәге күрсәттегез. Без сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз! Сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның кайгыртуын һәм күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез.

Җирле хакимият вәкиле хезмәт ветеранына Ил башлыгы Владимир Путинның Котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр, район исеменнән бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Авыл клубы мөдире Елена Кириллина авылдашын юбилее белән җылы котлады.

Ветеран тар даирәдә үткән гомер юлларын хәтерендә яңартты. Аның хезмәт тормышы 10-11 яшьтән башланган.

– Мин башкара алмаган эш юк, – дип уртаклашты ветеран. – Бала чактан колхозда хезмәт куйдым. Кая җибәрсәләр, шунда эшләдем.

Ерак сугыш һәм сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгын Эрнедей Николаевна кебекләр тырыш хезмәтләре белән саклап калганнар да инде. Бәләкәйдән үк атлар белән идарә иткән – уңыш ташыган, колхоз ихтыяҗлары өчен урман әзерләгән, урак урган, фермада эшләгән. Аның тормышы авыр була. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Егерме ел элек тол калган. 90 яшенә ике баласын югалту әчесен татырга туры килгән.

Пенсионер әби үз өендә ялгызы яши, хуҗалык эшләрендә социаль хезмәткәр Елена Ижутова булыша. Балалары, оныклары хәлен белеп торалар, шәһәрдән кызы җәй башында кайта һәм көзгә кадәр әнисе янында кала. Зур булмаган Иляшкино авылында халык, бер-берсе белән ярдәмләшеп дус яши, Эрнедей Николаевна да авылдашлары игътибарыннан читтә калмый.

Авыл клубы хезмәткәрләре, Җиңүнең юбилей елына багышлап, аның белән әңгәмә яздырганнар. Хезмәт ветераны авыр елларда ничек яшәүләре турында искә алып сөйләде. Бу – яшь буын өчен тарих дәресе кебек. Әбекәй белән әңгәмә видеотасмасы Иляшкино авыл мәдәният учагының ВКонтакте берләшмәсендә урнаштырылган.

Фото: Иляшкино авыл клубы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев