Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укытучылар әзерли торган югары уку йортына керү өчен БДИның минималь баллы билгеле

БДИның минималь балларын билгели торган боерык проекты чыкты.

Россия Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерык проектын бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Мәсәлән, МПДУ га «математика» яки «физика» юнәлешләре буенча бакалавриатка керү өчен рус теле буенча БДИны минимум 45 баллга, математиканы — ким дигәндә 39 баллга, ә физиканы — кимендә 40 баллга тапшырырга кирәк булачак.

Педагогик белем алу өчен (төрле фәннәр буенча әзерлекнең ике профиле буенча) минималь баллар: рус теле — 45, математика — 39, әдәбият — 40, химия — 40, биология — 40, тарих — 40, чит тел — 45, җәмгыять белеме — 45, география — 40.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев