Аксубаево
  • Рус Тат
  • Укытучыга печән бирегез! Абруе булмаган педагогтан начар укучы чыга (фикер)

    Быел печән сезонында газета хәбәрчесенең вакыты тыгыз булды. Күңелле мәшәкатьләр белән йөреп, бар халык кышлык печәнгә тиенгәндә, печән сатып алырга өлгерә алмый калды. Районда печән базары инде берничә ел ярыйсы гына эшләп килгәнлектән, моңа бик борчылырга кирәкми иде: шалтырат кына – төргәкле печәнне печәнлек алдына китереп тә куялар.

    Башка елларда, печәнне, акчасын түләп, җирле инвестор ху­җалыгыннан ала идек. Шул га­дәтне быел да кумак булдым. Тик кагыйдә үзгәргән икән: хуҗа­лыкта эшләүче­гә күпме теләсә, шуның кадәр печән сатыла, гаи­ләң­дә беркем дә инвес­торга бил бөкми икән, базар бәя­сеннән бераз кыйбат­ракка да печән бир­миләр. Моның ике сәбәбе бар дип аңладым: бер­дән, хуҗалык­та эшче көчләр җит­ми һәм авылда яшәп тә, хуҗа­лык эшендә кат­наш­масаң, печәнсез калу белән җәза­ланасың. Икенчедән, хуҗа­лыкның печәне такы-токы гына булган.

    Беренче сәбәп белән, мәктәп­тә укытканда, гел очрашырга туры килә иде: укытучыга сыер асрарлык терлек азыгын сатып та бирмиләр. Колхозның ашлыгы өелеп торса да, дәүләткә түбән бәядән сатса да, колхоз бюджетта эшләүчегә ашлыкны песи ялар­лык кына бирә.

    Мондый корыч тәртип туксанынчы елларда, колхозның халыкка хезмәт хакы түләргә акчасы булмаганда да бик төгәл үтәлде. Син, акча тотып, колхоз рәисеннән терлек азыгы сатып алмак булып керә­сең – кире бора. Читкә саткан итенә һәм сөтенә, ашлыгына исә колхоз яртышар ел һәм аннан да озаграк акча күрә алмый.

    Вәзгыятьнең тагын бер кызык ягы бар иде: укытучы сыер асрый һәм аңа шул ук колхозның ашлыгын фуражга тартып ашата. Тик ашлык өчен акча гына колхоз кассасына керми. Ашлыкка тие­нүнең исә берничә ысулы бар.

    Беренчесе: колхозда эшләп, ашлык белән мул бүләкләнүчедән сатып аласың. Өеңә үк китереп бирәләр. Аеруча комбайнчылар күп сатты фуражны ул елларда, чөнки болай да мул алалар, комбайн белән өйгә кайтканда, бункер да буш кайтмый. Йөк машинасы шоферлары да соңгы рейс ашлыгын бушатып ук бетер­ми­ләр, көн саен бер-ике центнер аш­лыкны өйгә бушата торгач, ярыйсы мая туп­лана.

    Ашлык алу­ның икенче ысулы да бар. Амбар мөдиренә ба­ра­сың да ашлык сатып бирүен со­рый­сың. Сер сак­лый белгән кешегә ашлык карусыз сатыла. Әгәр колхоз кассасына акча түләп, ашлык сатып алу мөмкинлеге булса, берәү дә алар­га ялынмас иде. Колхоз рәис­ләре, ахмак тыю кертеп, авылда аш­лыкның кара базарын булдырдылар ул елларда.

    Шушы яшькә җитеп, бу мәсь­әләдә акыллы чишелеш тапкан бер генә рәис күрдем мин. Яңа оешкан “Ашытбаш” колхозына рәис итеп куелган Инсур Вәлиев совет чорында ук кем нәрсә сораса, шуны касса аша акча түләп, сатып бирү тәртибе кертте. Хәтта мотоциклларга бензинны да сата башлады.

    Югыйсә тыр да пыр чабучы малайлар барыбер шул колхозга кайткан бензинны ягалар иде, тик акчасы гына колхозга түләнмәде. Ул елларда “Ашытбаш” колхозына бәрәкәт иңде: ашлыгы каерылып уңды, бөтен республикага шауладылар.

    Хәзерге базар шартларында кемгәдер нәрсәнедер сатып би­рүне чикләү – шактый мәзәк хәл инде. Бу – инвесторның советча фи­керләү калыбыннан ычкына алмавы нәтиҗәсе генә. Газета хәбәрчесе дә, мәшәкатьләрдән бушагач, кулына телефон алды да ярты көндә кышлык печәнгә тиенде. Печәнне кайтарту өчен, өч чакрымдагы басуга үзенә дә барып кайтырга туры килде инде, нишләтәсең.

    Печән кырында ул өйдә ятып күрмәгән гаҗәп яңалыклар белән танышты. Басу хуҗасы фермер үткән ел печәнне сатып бетерә алмаган һәм бушка өләшкән икән. Алай да калган печән, алагаем зур эскерткә өелеп, әле дә тора.

    Быелгы печән белән сәүдә исә уңышлы гына бара, чөнки Әтнә районыннан бюджетта эш­ләү­челәр чиратка баса. Әтнәдә әле дә бу мәсьәләдә совет тәр­тибе нык тора: укытучыларга пе­чән сатылмый. Мин басуда вакытта шул районның бер укытучысы чиратка басты. 49 яшьләр­дәге укытучы ханым: “Өйдә бозауларны алып кайтырга кеше юк иде”, – дип өзгәләнә.

    Җитәр­лек печән кайтарту өчен, аңа әле тагын ике рейс ясыйсы бар икән. Ире дә бюджетта эшләгәч, болар Арча фермерларын акчалы итәр­гә мәҗ­бүрләр. Тик ире өйгә кайтып керә алмый икән. Печән басуына үзең килеп йөрү мәҗбүри түгел­леген, йөкне шофер үзе генә дә алып кайтып бирә алуын искә төшергәч кенә тынычланды.

    Укытучыга печән сатмауның морале бер генә: җирдә эшләү­ченең абруен үстерергә омтылып, укытучыныкын төшерәләр. Югыйсә шул колхозчының баласын тәрбия­ли инде мөгаллимнәр, шул ук җи­тәкчеләрнең оныгын укыта.

    Педа­гог­ның абруен ясалма рәвештә төшерү, бумеранг булып, мәгариф системасына суга, балаларның надан калуына булыша. Бердән, педагогик факультетларга белеме сай булганнар гына юл тота башлый. Икенчедән, абруе булмаган укытучыдан бала белем алмый, мотивациясен югалта. Теләсә нинди эштә, биг­рәк тә белем алганда, мотивация уңышка ирешүнең беренче алшарты булып тора. Нинди генә педагогик технологияләр кулланма, мотивациясез алар кысыр әйләнеш кенә ясыйлар.

    Җитәкчеләргә уйланыр өчен җирлек бар биредә. Авылдан кеше качуның һәм эшче көчләр җитеш­мәүнең бер сәбәбе – эш кешесенә ихтирам булмау. Авылда төпләнеп, гаилә корган, җирле хуҗалыкта ун-унбиш еллар тирәсе эшләгән тракторчылар, эш ташлап, читкә йөреп эшли башлады бу язда. Печән бүл­гәндәге өстенлек белән генә кызыктырып булмады аларны.

    Менә монда кемне гаеп­лисең? Яхшырак шарт­лар эзләп, читкә киткән авыл кешесенме, шул шартны хуҗалы­гында тудыра алмаган инвесторнымы? Авылда хәзер бер-берсенә капма-каршы булган ике проблема бар: эшкә кеше юк һәм кешегә эш юк.

    Газета хә­бәрчесе Ташкичү фермасыннан бер әйләнде дә күрде: унбишәр ки­лометр ераклыктан, ма­шинага утырып, сыер саварга килеп йө­рү­челәр бар икән. Бо­лар­ның юл чыгымнарын кү­тәрә инвестор: ав­то­­мобиль­лә­ренә ягулык сала. Күр­ше авылдан килүчеләрне эшкә автобус йөртә. Менә бит барыбер ахыр чиктә эшләгән кешене хөр­мәт­ләр­гә, шартлар тудырырга туры килә. Тик инде бераз гына соң­гарак калынган шикелле.

    Пе­чән­сез калдырылган укытучы исә кадрлар проблемасын хәл итүгә үзенчә өлеш кертә: “Авылда калып чилән­мәгез, тырышып укыгыз да шәһәргә китегез”, – дип, балаларга сүз уңаен­нан бер-ике тапкыр гына әйтеп куя. Бик нәтиҗәле профориентация була ул мөгал­лимнең рәс­ми булмаган сүзе.

    Фото: https://vatantat.ru

    https://vatantat.ru
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: