Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укучылар җәйге лагерьга китте

Татарстанда 1 июльдән җәйге сәламәтләндерү лагерьлары эшен оештыру буенча чикләүләр бетерелде.

Җәйге ял Аксубай районында да старт алды. 1 июльдә мәктәп укучыларының беренче партиясен ялга озаттылар. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда тукталган автобус янында оештыручылар да, атааналар да, балалар да бөтерелде.

7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге утыз бала һәм яшүсмер Яр Чаллы янында урнашкан «Саулык» лагерына юл тотты. Лагерьда ял итү сменасы 18 көнгә исәпләнгән.

Озату барлык шәхси саклану чараларын үтәп узды – балалар битлектән, перчаткадан, социаль дистанция сакланды, температура режимы тикшерелде.

– Гадәттә, балалар җәйге каникулларны мәктәп яны, сәламәтләндерү, спорт лагерьларында уздырырга күнеккән. Әтиәниләр исә балалары ял итү белән бергә, белем һәм күнекмәләр алуын да тели. Шуңа күрә барлык җәйге сәламәтләндерү лагерьлары да профильле смена форматын куллана. Катлаулы эпидемиологик хәл аркасында балаларның җәйге лагерьларда ял итү графигы бер айга кичектерелде, шулай да озату гамәлгә ашты, – дип шәрехләде Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин сүзләренә караганда, районда җәйге ял барлык теләүчеләрне дә колачлаячак.

Август аеннан Аксубай укучылары мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Аксубай районының тагын дүрт мәктәбендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. Коронавирус йогышы буенча хәл уңай булганда, аларның барысы да сәламәтләндерү, профильле һәм мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев