Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укучылар туберкулезга – каршы

Район мәктәпләрендә Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә багышланган массакүләм чаралар узды.

Мәктәп укучылары белән  очрашуга  сәламәтлек  саклау вәкилләре килде. Җирле фельдшерлар яшь тыңлаучыларга бу авыруның нинди куркыныч тудыруын һәм аннан ничек сакланырга кирәклеген аңлаттылар. Иске Ибрай урта мәктәбенә туберкулез белән авыруны профилактикалау буенча  Россия  кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов махсус килде. 

 АКЦИЯДӘ ЯРДӘМ ИТҮ ӨЧЕН  - ФЛЕШМОБ  

Укучылар белән очрашу гадәти булмаган, дулкынландыргыч  формада  узды. Белем бирү учреждениесенә керү юлына  башлангыч  сыйныф укучылары тезелеп бастылар. «Туберкулезга – юк! « дигән зур  плакат барлыкка килде.  Көчле музыка  астында дистәләгән бала заманча  бию  элементларын башкардылар.   Яңартылган мәктәп фонында флешмоб  таң  калырлык булды.

Балаларның  да, педагогларның  да йөзләре шатлыктан балкып китте. Саф һавада ритмик бию, күңел күтәренкелеге, активлык, уңай эмоцияләр - организмның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итүче факторлар.  Кеше яшьтән үк  бу хакыйкатьне белергә  тиеш,  дип  искәртте  бу хакта Андрей Тимирясов,  үзенчәлекле массакүләм бию өчен рәхмәт белдереп. 

АВЫРУ ТУРЫНДА 

Мәктәпнең актлар залында өлкән сыйныф укучыларының Роспотребнадзор вәкиле белән эчтәлекле әңгәмәсе булды. Бу дәрестән тыш чара балалар күңелендә бик озакка истә калачак, чөнки бик күп яңа, файдалы мәгълүматлар алдылар, мәкерле авырулардан ничек сакланырга кирәклеген белделәр. 

 - Безнең укучылар физкультура һәм спортны бик яраталар, – дип белдерде мәктәп директоры Лилия Бикушева. - Аларның күбесе чаңгы, җиңел атлетика, милли көрәш һәм башка төр ярышларда район һәм республика күләмендә призлы урыннар яулыйлар.  Бездә барысы да спортчылар, шуңа да алар арасында тәмәке тартучылар  юк. Уңышлы физкультурачылар рәсми кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар. 

 – Озак еллар туберкулез – социаль авыру дип саналды, – дип фикерен белдерде Андрей Тимирясов. – Әмма, соңгы елларда ул кешеләр имин яши торган мохиттә дә тарала башлады. Аны булдырмауда иң  мөһиме - профилактик прививкалар.

Үзеңне Кох таякчыгыннан саклап калу өчен вакцинация ясатырга кирәк. Андрей Тимирясов авыруның куркыныч хәл булуы турында сөйләде,  реаль мисаллар да китерде. Республика буенча караганда, туберкулез белән авыручылар саны буенча бездә күрсәткечләр югарырак. Авыру безнең һәм күрше районнар территориясендә күзәтелә.

Шуңа бәйле рәвештә халыкка ел саен флюорография үтү тәкъдим ителде. Әлеге авыру буенча Сәламәтлек саклау органнарының контролендә 35 кеше тора. 2017 елда безнең районда 15 авыру очрагы, 2018 елда 11 очрак ачыкланган. Алар арасында бер бала да бар.

– Ул баланың авыру сәбәпләрен ачыклый башлагач, аңа  туберкулездан бер тапкыр да прививка ясалмаганлыгы, ата – аналарның  вакцинациядән баш тартканлыгы беленде, – дип мәгълүмат бирде баш белгеч-эксперт. - Нәтиҗәдә, бала сәламәтлеге какшаган, аңа тубдиспансерда озак дәваланырга һәм күп еллар табиблар күзәтүе астында яшәргә туры киләчәк.  

Очрашу кызыклы диалог формасында узды. Укучылар Роспотребнадзор вәкиленә сораулар бирделәр һәм җаваплар алдылар. Профилактика чаралары турында да сөйләделәр: сәламәт, актив яшәү рәвеше, тулы сыйфатлы туклану, саф һавада йөрү кирәклеген атап үттеләр. 

ПЕДКОЛЛЕКТИВ ДАИРӘСЕНДӘ 

 Андрей Тимирясов мәктәп педагоглары белән дә очрашу үткәрде. Киң даирәдә каты авырудан үзеңне  ничек саклап калырга дигән җитди тема буенча фикер алыштылар. Ата-аналарның  үзләренә прививка  һәм баласына вакцинация ясатудан баш тартуына  юл куярга ярамый. Ә мондый фактлар бар. Кайбер кешеләр бу чирнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм кеше организмына нинди зыян салуын аңлап бетермиләр.

Чыгыш ясаучы тыңлаучыларга республикада, районда туберкулез белән авыручылар саны буенча эпидемия вәзгыяте турында объектив мәгълүмат җиткерде. Бер авыручы тагын 15 кешегә йоктыра ала дигән фактны аудитория хәвефләнеп кабул итте. Укытучылар белән сөйләшкәндә Андрей Тимирясов хәзерге  шартларда сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән чаралар турында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев