Аксубаево
  • Рус Тат
  • Укучылар «Кулланучылар хокукларын яклау» олимпиадасында катнаша ала

    8-11 сыйныф укучылары өчен дистанцион формада республика олимпиадасы башланды.

    2020 елның 21 сентябреннән 12 октябренә кадәр 8-11 сыйныф укучылары дистанцион формада узачак «Кулланучылар хокукларын яклау» республика олимпиадасында катнаша ала. Биремнәр Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын ялау порталында «Олимпиада» бүлекчәсендә урнаштырылган.

    Олимпиада ике этаптан тора: сайлап алу туры – 21-25 сентябрьдә һәм йомгаклау туры – 5-12 октябрьдә. Теркәлгән катнашучылар сайлап алу турын төрле дәрәҗәдәге 15 тест соравына җавап биреп уза ала.

    Йомгаклау этабы да шулай ук дистанцион формада узачак, анда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бирелгән тематика буенча эссе форматында иҗади биремне үтәргә кирәк.

    Нәтиҗәләр 2020 елның 25-26 ноябрендә ясалачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: