Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укучылар коррупция турында сөйләделәр

Аксубай китапханәсендә «Коррупциягә –ЮК!» коррупциягә каршы интеллектуаль уен оештырдылар.

Анда район үзәге мәктәпләренең унынчы сыйныф укучыларыннан торган өч команда катнашты.

Уен бик кызык, тәэсирле үтте. Балалар викторина сорауларына җавап эзләп баш ваттылар, сүзләрдән мәкальләр төзеделәр, «коррупция», «шантаж», «янау», «бюрократия», «ришвәт» сүзләрен яздылар һәм аларның билгеләнешен аңлаттылар. Уен барышында төрле хәлләрне тикшерделәр һәм аларның коррупцион булу-булмавын ачыкладылар.

Китапханә хезмәткәрләре тематик чарага «Коррупция – намуслылык дефициты» китап-мәгълүмати күргәзмә оештырдылар, аның буенча күзәтү ясадылар. Җәмгыять белеме буенча гыйлемлелек дәрәҗәсенә составына район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова, Иҗтимагый Совет рәисе Ирина Телешева кергән мәртәбәле жюри бәя бирде.

Нәтиҗәдә өч команда да яхшы уен күрсәтте. 3 нче Аксубай мәктәбе командасы – иң эрудицияле булып чыкты, икенче урында – Аксубайның 2 нче, өченчедә – Аксубайның 1 нче мәктәпләре. Укучыларга чара истәлеге итеп бүләкләр тапшырылды.

 

Фото китапханә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев