Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укучылар өчен ришвәтчелеккә каршы квест

Җомга көнне Яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары белән коррупциягә каршы квест-уен үтте.

Чараны оештыручылар – коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, районның китапханәләр системасы традицион әдәплелеккә өйрәтү һәм коррупциягә каршы темага лекцияләр сөйләүдән читләшергә булганнар һәм мавыктыргыч уен оештырдылар. Ә  укучылар моңа алдан әзерләнергә тиеш булдылар.

– Бүген безнең уен  җәмгыятьтәге тискәре күренешкә – коррупциягә багышлана. Без киләчәккә ышаныч белән караган һәм бүгеннән үк коррупциянең нәрсәне үз эченә алуын аңлый һәм бәяли белгән сәламәт җәмгыять үстерәбез, – дип билгеләп үтте  район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Крайнова.

Квест-уенда район мәктәпләреннән биш команда катнашты. Укучылар һәр станциядә ришвәтчелеккә каршы кануннар, коррупция структурасы һәм җәмгыятьтә аңа юл куелган проблемалар буенча фикер алыштылар, сүзләрне эзләп табып, ришвәтчелеккә каршы мәкаләләр төзеделәр. Уен бер сулышта үтте.

Командаларның визит карточкасы һәм коррупциягә каршы плакатларны яклау аның йомгаклау баскычы булды. Укучылар сәхнәдә нәрсә генә уйнап күрсәтмәделәр: озак еллар төрле тармакларда тамыр җәеп яткан ришвәтчелекнең ничек дөньядан китүен, тулы бер түрәләр структурасының “коррупциягә ягадан карашы“н һәм хәтта  бертөрле киемнәргә киенеп, коррупциягә каршы көрәш отрядын тәкъдим иттеләр.

Кайбер командалар, коррупциянең төрле якларын чагылдырган картинкаларны ябыштырып, ришвәтчелеккә каршы түләүләрне уен барышында ук “җыйдылар“ һәм  нәтиҗәдә боларның бырысын да “Тукта“ һәм “Җитәр“ сүзләре белән ассызыклап үттеләр.

Жюри җиңүчеләрне билгеләде. Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе коррупциягә каршы көрәштә бәхәссез лидер булды. Калган командаларны номинацияләр буенча бүләкләделәр.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе рәисе грамоталары белән билгеләп үттеләр, район логотибы төшерелгән бүләкләр һәм сувенирлар тапшырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев