Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укучы, синең өчен!

1 апрельдән 2021 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу кампаниясе башланды.

Киләсе алты ай дәвамында яңалыклардан хәбәрдар булу өчен, язылуны бүген үк рәсмиләштер. Алты айга язылу бәясе 755,94 сум тәшкил итә. Газеталарга альтернатив язылу бәясе БАРЫ АПРЕЛЬ аенда гына элеккечә – 480 сум булачак.

Газеталарга почта бүлекчәләрендә, Дәүләт хезмәтләре порталы яисә хат ташучылар аша язылырга мөмкин. Альтернатив язылуны редакциядә рәсмиләштереп була, шулай ук коллектив белән дә – әгәр язылучылар саны 10 һәм аннан күбрәк булса, редакция газеталарны район үзәгендәге оешмаларга чыккан көнне китереп бирәчәк.

Хөрмәтле газета укучылар! Безгә газеталарның район торак пунктларына ни дәрәҗәдә оператив барып җитүен белү мөһим. Шуңа күрә без әбунәчеләр өчен район газеталарын китерү мәсьәләләренә бәйле кайнар линия ачабыз. Һәм исегезгә төшерәбез, район газетасы атнасына бер тапкыр – җомга көнне чыга һәм ул укучыга шул ук көнне барып җитәргә тиеш. Китерү мәсьәләләре буенча 2-84-52, 2-74-06 телефоннарына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев