Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укучы әни – укучы ил

«Гаилә укуы сездән бернинди матди чыгымнар да таләп итми, бары тик бер генә – сезнең балага биргән күңел хезмәтегез». Инесса Тимофеева.

“Укучы әни – укучы ил” республика бәйгесенең муниципаль этабында районның мәктәп һәм балалар китапханәләре китапханәчеләре, балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар катнашты.

Бәйге чаралары берничә номинациядә уздырылды.

«Әни язган иң яхшы әсәр» номинациясе

Сайланган юнәлеш шунысы белән үзенә җәлеп итә, иҗат эшләре әни мәхәббәтенә багышланган. Һәр катнашучы, бәяләмәгә шигырь яки проза әсәре тәкъдим итеп, алар аша үзенең ана йөрәгеннән чыккан энергиясен һәм тойгыларын тапшырырга тырышты.

Жюриның сайлап алу нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урында – Светлана Наумова, Иске Мокшино мәктәбе;

2 урында – Әлфирә Галиева, В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче номерлы Аксубай мәктәбе;

3 урында – Татьяна Пилайкина, Иске Тимошкино мәктәбе.

«Китап уакучы әни фотографиясе» номинациясе

Китап шкафлары җирлегендә әниләре белән балалары әкият китабын укып утырган иң гади фотоэшләр җибәрелгән иде, шулай ук алар арасында гаиләнең буш вакытны китап белән үткәрү алар гаиләсе өчен гадәти һәм йөрәккә якын булган җитди мәгънәле эшләр дә бар.

Бу номинациядә Сөнчәле мәктәбеннән Луиза Агапова җиңү яулады, икенче урында – Иске Ильдеряк мәктәбеннән Татьяна Зольникова, өченче урында – 3 нче номерлы Аксубай мәктәбеннән Елена Павлова.

«Иң яхшы видео» номинациясе

Бу номинация “Әни укый” һәм “Әни белән бергә укыйбыз” темаларына бүленгән иде. Бәйгедә катнашучылар ананың балаларына сәнгатьле итеп китап укуын, шулай ук балалар белән бергә рольләргә бүлеп китап уку күренешләрен, ата-аналар һәм балаларның бергәләп әзерләгән театраль сценкаларны, укылган әсәрләр буенча фикер алышуларны чагылдырган видеороликлар юллаганнар.

3 нче Аксубай мәктәбеннән Ләйсән Дәүләтшина һәм 2 нче Аксубай мәктәбеннән Светлана Башатова эшләре иң яхшысы дип табылды, Иске Ильдеряк мәктәбеннән Елена Посредникова һәм Надежда Нырованың, Иске Тимошкино мәктәбеннән Светлана Мелентьева һәм В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбеннән Алена Ильгузинаның да видеороликлары шулай ук кызыклы иде.

– Һәр номинациядә призлы урыннарны алган бөтен эшләр дә тәмамлану этабында катнашу өчен Казанга җибәреләчәк, – дип сөйли мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. – Бу бәйге безнең районда беренче генә тапкыр үткәрелә, шунысы куанычлы, беренче елда ук без районның сигез мәктәбеннән 30 дан артык конкурсантны җәлеп итә алдык. Һәр проект үзенчә кызыклы һәм уникаль, ә, иң мөһиме, конкурсның максатын ачты – балаларның игътибарын мәктәп китапханәләренә җәлеп итү, ата-аналарны “тере” китап уку гаилә традицияләрен яңартуга җәлеп итү.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев