Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уку алдыннан – бәйрәм

Сентябрь башы Заря авылы балалары өчен дулкынландыргыч, якты бәйрәм булып истә калачак.

Якшәмбе көнне Аксубай православие чиркәве рухание иеромонах Иоанн алар янында булды. Очрашу поселок кешеләренең иң яраткан урыны – узган ел грант акчасына төзекләндерелгән һәм Николай Чудотворец хөрмәтенә изгеләндерелгән Заря чишмәсендә булды.

Иеромонах Иоанн чишмәдә гыйбадәт гамәле кылды, укучыларга яңа уку елына хәер-фатихаларын бирде. Алар белән аралашып, әхлак кыйммәтләре, әдәп нигезләренең кеше тормышында мөһимлеге хакында сөйләде. Әңгәмә корган мәлдә учакта пешкән балык ашы өлгерде, самавыр кайнап чыкты.

Беседкада табын корылды һәм балалар рәхәтләнеп сыйландылар. Аннары уеннар, бәйгеләр оештырылды. Бер сүз белән әйткәндә, балалар бу очрашудан ел буена җитәрлек күңелле тәэсирләр алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев