Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ухань шәһәрендә коронавирус инфекциясенең яңа очрагы ачыкланган

    Хубэй провинциясендә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясен йөртүчеләрнең 17 симптомсыз очрагы теркәлгән, берсе расланганнар рәтенә кертелгән.

    Кытайның Ухань шәһәрендә (яңа төрдәге коронавирус дөньяга нәкъ менә шуннан таралды) озак вакыт үткәч беренче тапкыр Covid-19 коронавирус инфекциясенең яңа расланган очрагы ачыкланды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хубэй провинциясенең сәламәтлек саклау мәсьәләләре комитетына сылтама белән хәбәр итә.

    Яңа пациентның авыр хәлдә булуы билгеләп үтелә.

    Шулай ук Хубэй провинциясендә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясен йөртүчеләрнең 17 симптомсыз очрагы теркәлгән, берсе расланганнар рәтенә кертелгән.

    Эпидемия чорында Хубэй провинциясендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 68 129 очрагы ачыкланган.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: