Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уңган хезмәтчәннәр

Һәр елны октябрьнең икенче якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне билгеләп үтелә.

Бу – авыр һәм күп көч таләп иткән һөнәр ияләре – район хезмәтчәннәре  бәйрәме.  Авыл хезмәтчәннәре район үсеше өчен киеренке хезмәт куеп, эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә югары күрсәткечләргә ирешәләр. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов белән әңгәмә корабыз.

– Безнең район делегациясе, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановта кабул итүдә булды. Республика җитәкчеләре икътисадның әлеге мөһим секторына үз өлешен керткән авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәтен билгеләп үттеләр.

АПКның төрле юнәлешләре буенча эшләрне оста оештырган безнең район механизаторлары, терлекчеләре, җитәкчеләре адресына мактау сүзләре ишетүе бик күңелле булды. Аларның һәркайсы үзенең хезмәт урынында район һәм республика иминлеге өчен тырыш хезмәт куя.

Язгы чәчү эшләре башында ук ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов районга эшлекле  сәфәр кылган иде. Ул  чәчү кампаниясен оештыруга яхшы бәя бирде. Без чынлап та чәчү эшләрен иң яхшы агротехник срокларда башкарып чыктык.

– Игенчелек эшендә, гомумән, барлык тармакларда эшләүчеләр өчен дә аларның хезмәтен күрү һәм бәяләү – үтә мөһим.

– Быел бишкөнлек эш нәтиҗәләре буенча туфрак эшкәртү һәм чәчүдә аерылып торган хезмәтчәннәрне хөрмәтләделәр, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Язгы кыр эшләре кампаниясе уңышлы үтте, механикалаштырылган звенолар барлык агрочараларны да башкардылар. Көзге культуралардан яхшы уңыш алдылар. Урып-җыю эшләре башында  республиканың АПК җитәкчесе Марат Әхмәтов кабаттан районга килде, аграрчылар эшенә анализ ясап, ул Аксубайның кыр хезмәтчәннәрен иҗат итүчеләр дип атады.

Быел бөртеклеләр уңдырышы гектарыннан 26,3 центнерны тәшкил итте, бу уртача республика күрсәткеченнән югары. Ашлык суктырып алуда  “Аксу Агро“ АФдан – Җәүдәт Сафиуллин, Алексей Кудряшов, Валерий Ендерюков, Анатолий Ефремов, Владислав Таиркин, Хөсәен Галиев, Алексей Пайдаркин, Аксубай

техникумыннан – Рафаил Фатушев һәм Александр Пеньков  “Аксубай“ АФдан –  Валерий һәм Николай Абросимовлар, Юрий һәм Алексей Назаровлар, “Восходящая заря“ АФдан Флорид Мингалимов һәм Сергей Николаев һәм башка бик күпләр югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Районның барлык агрофирмалары да сезонда яхшы эшләделәр.

Шулай ук күптән түгел безнең районга килгән “Волга-селект“ компаниясе дә игенчелек эшендә уңай нәтиҗәләргә иреште. Бу агрофирма, нигездә, югары табышлы культуралар игүгә нигезләнгән, көнбагыш та  шулар исәбендә.

– Җәмәгать көтүе өчен азыкларга бәйле хәл нинди торышта?

–  Агрокомплексның төп бурычларыннан берсе – азык хәзерләү. Район хуҗалыклары азык хәзерләү эшен җәй башыннан ук оешкан төстә алып бардылар. Тулаем алганда 56,5 мең тонна сенаж запасы салынды, 16 мең тоннадан артык печән хәзерләнде, силос хәзерләү төгәлләнеп килә (хәзерге вакытка әлеге азык төре 37

мең тоннага якын хәзерләнгән, 13,5 мең тонна салам запасы булдырылды. Терлекләр кышны уңышлы кышласыннар өчен  азык базасы ышанычлы хәзерләнде.

– Киләсе ел уңышы астына нинди эшләр башкарылды?

– Планлаштырылган барлык мәйданнарда да туфракны төп эшкәртү эшләре башкарылды. 15 мең гектарга көзге культуралар чәчелде, бу узган елгы күләмнән 20 процентка күбрәк. Боларның барысы да – киләсе елда басу-кырлар уңдырышын гарантияли. Бу – киләсе ел уңышы өчен ышанычлы нигез булып тора.

– Миниршат Фәтклим улы, терлекчелеккә бәйле нәрсәләр әйтә аласыз?

– Кыр һәм ферма эшчеләре –  фидакарь хезмәтчәннәр һәм аларның хезмәте үзара бәйләнгән. Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча да тенденция уңай –  бу сыйфатлы азыклар белән тәэмин итүче кыр хезмәтчәннәренең һәм терлекчеләрнең максатка юнәлешле тырыш хезмәте.

Районда мөгезле эре терлекләр саны узган елдагыдан 101 процентка артты. Сөтчелек көтүе продуктлылыгы  күрсәткечләре дә арта бара. Сөт җитештерү һәм сату буенча артым узган ел белән чагыштырганда 3 процентны тәшкил итте, ит – 4 процентны. Бозаулар сакланышы да узган елдагыдан югарырак.

Терлекләр баш санының артуына Солтан Шәйхуллин җитәкчелегендәге “Аксу Агро“ агрофирмасы саллы өлеш кертте, артым 3 процент тәшкил итә. Бу хуҗалыкта сөт җитештерү – 12, ит 6 процентка арткан. “Восходящая заря“ АФның Әсхат Габдуллин җитәкләгән “Аксубай“ филиалында да терлекчелек буенча барлык төп күрсәткечләр дә тотрыклы.

КФХлар арасында  терлекчелек продукциясе җитештерү буенча –  Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, кырчылык буенча “Ф.Аюпов“ КФХлары нәтиҗәле эшли. Фермерлар да районның авыл хуҗылыгы тармагын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев