Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уфада март аенда күк күкрәгән һәм яшен яшьнәгән

Кар яуганда яшен яшьнәү — сирәк очрый торган метеорологик күренеш.

Кичә, 3 мартта, Уфада кар яуган вакытта күк күкрәгәне һәм яшен яшьнәгәне ишетелгән.

«Бу Уфа вакыты белән 20.30 сәгатьтә булды. Башта күп итеп кар яуды, аннары көчле җил башланды. Соңыннан яшен яшьнәде һәм күк күкрәде. Җәйге яшен кебек үк якты түгел иде», дип сөйләгән «Башинформ»га шаһитлар.

Интернет мәгълүматлары буенча, кар яуганда яшен яшьнәү — сирәк очрый торган метеорологик күренеш. Бу яңгыр урынына коеп кар яуганда була торган яшен.

Синоптиклар бу аномалия турында аңлатканча, җылы һәм дымлы һава торышы торганнан соң температура кинәт төшә һәм җәйдә генә була торган кебек болытлар барлыкка килә.

Халык сынамышлары буенча, март башында яшен яшьнәү — салкын яз билгесе. Икенче сынамышта иртә яшьнәгән яшенне җәй җылы килүгә юрыйлар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X