Аксубаево
  • Рус Тат
  • Учакта шашлык кыздырган һәм чүп яндырган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр

    25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

    Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Бу язгы-җәйге янгын куркынычсызлыгы чоры җитү белән, коры үлән, чүп-чар яндыру белән бәйле килеп чыккан янгыннарның кискен артуына бәйле.

    – Чүп-чар, коры үлән шәхси секторлар һәм төрле милек формасындагы оешмаларда массакүләм өмәләрдән соң яндырыла.

    Ведомство карамагындагы территорияләрдән коры үлән, коелган яфракларны вакытында җыештырып алырга кирәк, әмма куркынычсызлык чаралары турында да онытырга ярамый – биналардан һәм корылмалардан 50 метрдан кимрәк аралыкта учак ягу рөхсәт ителми. Ә янгынга каршы махсус режим чорында учаклар, аш-су әзерләү өчен мичләр ягу, котельныйларны җылыту, янгын куркынычы булган эшләр башкару тыела, – дип шәрехләде күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов.

    Бер бәләкәй генә шырпыдан зур бәла килеп чыгарга мөмкин, бигрәк тә торак районнарда һәм урман массивларында. Күзәтчелнек органы авыл хуҗалыгы формированиеләренә, янгын чыккан очракта, ут таралуга каршылык тудырсын өчен, кырларны сөрергә киңәш итә. Район урманчылары күзәтчелек органнары һәм коткаручылар белән бергә янгыннарны кисәтү буенча эш планын эшләделәр. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы эшләрен үткәрү тыела.

    Алда май бәйрәмнәре – шашлык кыздыру, табигатьтә ял итү вакыты. Учаклар ягу да шулай ук янгыннар чыгуа китерергә мөмкин. Урманнарда һәм янгын чыгу куркынычы булган урыннарда учаклар ягарга ярамый.

    Еш кына караучысыз калдырылган балалар янгын чыгуда гаепле булалар. Алар шулай ук янгын корбаны да булырга мөмкин.

    Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы: гражданнарга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: