Аксубаево
  • Рус Тат
  • Учаклар якмагыз

    Яз өмәләр сезонын ача. Тиз арада тәртипкә салырга ашыкканда чүп-чардан төрлечә арыналар: кайберләре аны черемәгә сала, икенчеләре яндыра.

    Күзәтү эшчәнлеге бүлеге 2019 нчы елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорында  коры үлән, чүп-чар, кырда калган саламнарны яндырганда бик сак булырга кирәклеген кисәтә.  

    - Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, оешмалар һәм гражданнар беркайчан да корылмалар, урман массивлары, мәдәни-мирас участоклары һәм урман посадкалары янында чүп яндырырга ярамый. Әлбәттә җилнең юнәлешен исәпкә алырга,беренче янгын сүндерү җайланмасын булдырырга кирәклеген Россия ГТХМ Баш идарәсенең Татарстан Республикасының Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР башлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Гафиятов җиткерде.

    Ел саен яз җитү белән  янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул Татарстан Республикасы территориясендә учак ягуны тыюны күздә тота. Әлегә аның көннәре билгеләнмәгән, әмма бу чорда аны бозучыларга административ штрафлар ике тапкыр арта. 2018 елда «ТР буенча ОФПС 11» 102-ПСЧ янгын сүндерүчеләре янгынга каршы махсус режим  вакытында чүп-чарны, коры үләнне, техниканы, терлекчелек объектларын һәм торак секторны сүндерүгә 50 тапкырдан артык  чыктылар.

    Мондый күңелсез мисаллар да җитәрлек: районның бер агрофирмасында эшчеләрнең саксызлыгы аркасында салам яна һәм ут фермага күчә, шуның аркасында  бозау абзары юкка чыгарыла, чүп-чар яндырганда Индустриаль поселогында кеше янып үлә. Гражданнарның игътибарсызлыгы һәм салкын карашы аркасында күпме корылмалар көлгә әйләнә.

    - Район гражданнарын һәм вазыйфаи затларны территорияләрне җыештырганда акыл белән эш итүләрен  һәм игътибар белән карауларын үтенеп сорыйбыз. Йорт-җирсез калганчы һәм корылмаларны төзекләндерүгә күп финанслар чыгарганчы,  иң яхшы ысул булып чүп-чарны органик максатларда күмеп кую тора,- дип сөйли Рөстәм Хафиз улы. 

    Кырларда, авыл җирлекләре, торак йортлар территорияләрендә һәм югарыда күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән очракта, җитәкчеләргә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм гражданнарга җинаять җаваплылыгы дә, административ җәза да кулланылырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: