Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уңай тәҗрибә тупладылар

Болгарда хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды, анда безнең район җыелма командасы иң көчлеләр бишлегенә керде.

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары «Олимп» спорт мәктәбе базасында узды. Спорт чарасында республиканың 14 командасы көч сынашты.

Берничә көн дәвамында волейбол мәйданчыгында киеренке көрәш барды. Уеннар спортчыларны гына түгел, җанатарларны да киеренке халәттә тотты.

Безнең районның хатын-кызлар җыелма командасы бердәмлек үрнәген күрсәтте. Кызлар призлы урын алмасалар да, республиканың иң көчле командалары бишлегенә керә алдылар. Алар уңай тәҗрибә тупладылар һәм онытылмас хис-кичерешләр алдылар.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев