Уңай динамика күзәтелә
Бу көннәрдә районда сөт җитештерү буенча тулаем савым 72400 килограммга якын тәшкил итә.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сөт күләменең артуы күзәтелә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә быелгы нәтиҗәләр узган елның февраль ае белән чагыштырганда шактый артык.
«Аксубай» агрофирмасы, «Смена», «Трудолюбово», «Карасу», «Баланда» бүлекләренең ферма хезмәтчәннәре савым буенча уңай динамикага ирештеләр. «Аксубай» агрофирмасының «Тукай», «Чирмешән» бүлекләре терлекчеләренең дә эш нәтиҗәләре уңай.
«Аксу Агро» агрофирмасының сөт комплексында бу көннәрдә савым узган елга карата 124 процентны тәшкил итә. «Колос» авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә терлекчелек буенча эшләр уңышлы бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев