Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төзекләндерүне үзәк биләмәдән – кечкенә авылларга кадәр

Үзәк биләмәләрдә бөтен төзекләндерү мәсьәләләре хәл ителгән диярлек, игътибарны кечкенә авылларга бирергә кирәк.

Иске Тимошкино һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләрендә халык белән очрашуларда район башлыгы Камил Гилмановның чыгышларында бу фикер ал тасма булып сузылып барды.

Иске Тимошкино авыл җирлеге чүпне үзәкләштереп җыюны оештыруда районда беренчеләрдән булып үзара салым акчасы хисабына чүп-чар җыю өчен 22 контейнер сатып алды. Шул ук акчаларга суэтем башнялары өчен иске насосны ремонтлаганнар, яңаларын да сатып алганнар.

Бу – янгынга каршы чаралар тиешле дәрәҗәдә оештырылган авыл җирлекләренең берсе. Җирлек башлыгы Федор Степанов билгеләп үткәнчә, халык җыеннарда үзара салым акчасына янгын машинасы тотуга аңлап караган – чөнки гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта һәр минут кадерле һәм алар, халыкка һәм районның янгын-коткару хезмәткәрләренә булышлык күрсәтеп, үз җирлекләренә генә түгел, күрше җирлекләргә дә янгын сүндерергә оператив чыгалар.

– Тулаем алганда, быелгысы елга төзекләндерү буенча планлаштырылган эшләр хәл ителде, 599 тонна вак таш кайтардык – аны юлларга җәясе генә калды, шулай ук үзара салым программасы буенча җыелган акчаның бер өлешен кышын юлларны карап тотуга калдырабыз, – дип бүлеште җирлек башлыгы.

Җирлектә чишмәләрне төзекләндерү, авыл эчендәге буаларны ремонтлау буенча да планлы эш алып барыла.

Авыл халкы җирле һәм район җитәкчеләренә авыл эчендәге юллар төзелешенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Камил Гилманов искетимошкинолылар белән аралашу вакытында билгеләп үткәнчә, үзара салым акчасын җыю планында “бер капкага гына” уйнарга ярамый – төзекләндерү буенча инициативалар бары тик җирлекнең уртак көче һәм халыкның үзара салым акчасын җыюга аңлап каравы нәтиҗәсендә генә уңышлы гамәлгә ашачак.

Авылның өлкән кешеләренең берсе Иван Семенов, бу программа ул яшәгән гомердә һәм озак еллар җитәкче урыннарда эшләү дәверендә, җирлек халкы керткән акчага караганда, планлаштырылган эшләрне күпкә артыграк тормышка ашыру мөмкинлеге бирә, дип саный, чөнки халыктан җыелган һәр бер сумга республика дүрт сум өсти. Бу программаның алдагы елларда да дәвам итүен ихлас күңелдән тели ул.

Район һәм җирлек башлыклары Иске һәм Яңа Тимошкино авыллары халкы белән очраштылар.

–Юллар төзү планында да без акрынлап ерак урнашкан авылларга кадәр барып җиттек, әлегә районның өч торак пункты – Медянка, Яңа Мокшино, Акташка кадәр генә асфальт юл юк, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов яңатимошкинолылар белән аралашканда – Киләсе елга сезнең торак пунктка кадәр дә яңа юл төзергә планлаштырабыз.

Яңа Тимошкино халкының хәл ителмәгән мәсьәләләре шактый әле: урамнарны яктырту, юлларда ясалма тигезсезлекләр булдыру, юл билгеләре кую, карьерны тигезләү, авыл зиратларына кадәр юлсызлык, буаны чистарту һәм төзекләндерү һәм хәтта төлкеләрнең торак пунктларда пәйда булуы.

Федоровка поселогына кадәр юл төзү проблемасы менә ничә еллардан бирле Яңа Аксубай авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында проблемалы мәсьәлә булып кала бирә. Моны авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин да таныды, тик юл төзелешендә районның һәм республиканың да ярдәм итүе кирәк. Ә җирле хакимият кулыннан килгәннең барысын да эш тәртибендә башкарып бара, күп очракта – гражданнардан җыелган үзара салым акчасы хисабына.

Азат поселогының бер урамында быел юл капламын күтәргәннәр, Азат һәм Кече Аксубайга хезмәт күрсәтүче суэтем башнясы өчен насос сатып алынган, Федоровкада үзәк урамга вак таш түшәгәннәр.

Җирлектә энергияне янга калдыра торган лампалар да сатып алганнар – Кисада алар терәкләргә урнаштырылган, чиратта – Яңа Аксубай. Кисалылар гражданнар җыенында мотопомпа сатып алырга дигән карар кабул иткәннәр һәм ул янгын вакытында кулланылып, үзенең мөһимлеген күрсәтеп өлгергән инде. Төзекләндерү елын төгәлләп, җирлектә урамнарга алга таба да җәю өчен вак таш кайтарту дәвам итә.

Дүртенче кварталда җирлек трактор кайтуын көтә – Яңа Аксубай җирлеге җиңүчеләр исемлегенә керде һәм муниципаль берәмлекләр Советыннан миллион ярымлык грантка ия булды. Халыкның менә инде 15 елдан бирле территорияне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итеп, уңышлы гына эшләп килгән Михаил Сулейманкинны хөрмәтләве һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерүен ишетүе күңелле булды.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев