Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төзекләндерү программасы районда энергетиклар ярдәме белән эшли

Район башлыгы Камил Гилманов энергетиклар белән очрашуда яктырткычларны энергияне янга калдыра торган лампаларга алмаштыру, яңа электр үткәргечләре сузу буенча планлы эшләр һәм районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.

Аксубай электр челтәрләре җитәкчесе Марат Сруртдинов, ел башыннан башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, сүзне ТРның беренче президенты Минтимер Шәймиевның: «Энергетика үсешеннән башка – сәнәгатьне һәм икътисадны үстереп булмый», – дигән сүзләреннән башлады.

Ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Ким һәм Мазилин урамнары буенча яңа электр линияләре төзү турында сөйләде.

–Бүгенге көндә без Сөнчәле торак пунктында үзгәртеп кору эшләре алып барабыз, бу линиядә автомат сүндергечләр урнаштырдык. Киләсе елга 10 киловольтлы өч линиядә капремонт буенча эш күләме планлаштырылган. Шул исәптән Аксубай торак пунктында да киеренкелек сыйфатын яхшырту һәм капиталь төзелеш объектларын үзгәртеп корулар буенча, – дип эш планнары белән уртаклашты районның баш энергетигы.

Район башлыгы районда икътисадый үсеш программаларының, шул исәптән инфратармак объектлары төзелеше, фермер хуҗалыкларын үстерү программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, әмма бер генә программа да энергетиклардан башка эшләмәячәк дип билгеләп үтте һәм электр челтәрләре коллективына, энергетикларның күркәм традицияләрен дәвам итеп, хезмәт итүләрен, кешеләргә яктылык һәм шатлык бүләк итүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев