Аксубаево
  • Рус Тат
  • Төзек булмаган төтен чыгу юлыннан бәла буласын көт тә тор

    Россиянең Гадәттән тыш хәлләр эшчәнлегенең ТР ның күзәтчелек бүлеге мәгълүматләре буенча янгыннарның өчтән бер өлеше төтен чыгу юлларының төзек булмавы аркасында килеп чыга.

    Җылыту сезоны алдыннан һәм яңартылган төтен чыгару торбалары тиешле оешма белгечләре тарафыннан тикшерелергә һәм активлаштырылырга тиеш. Янгын куркынычын булдырмас өчен төтен чыгу торбалары һәм вентиляция каналлары буенча кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.  

    Районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафиятов билгеләп үтүенчә, бүгенгесе көнгә  “ВДПО” белгечләре тарафыннан районның 70 % йорты тикшерелгән. Тикшерү барышында  төрле очраклар була, кешеләр төтен чыгару юлларны күрсәтмиләр, шуңа күрә кайбер очракларда сертификация үтмәгән тимер һәм асбест торбаларны файдалану, төтен чыгару юлларын һәм вентиляция каналларын мөстәкыйль рәвештә кулланышка кертүләр ачыклана.  

    - Киләчәктә алда санап үтелгән һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәгән очракта тикшерү актлары һичшиксез районның газ хезмәтенә тапшырылачак. Бу очракта абонементка газ бирү туктатылачак һәм закон нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак,- дип кисәтә Рөстәм Гафиятов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: