Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тырышлык һәм талант җиңүгә илтә

Иске Мокшино мәктәбендә укучы Айназ Сөләйманова «Алтын Каләм – Золотое перо» XXIV Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең Гран-при иясе булды.

Ел саен остазлар җитәкчелегендә журналистика һөнәре серләрен өйрәтүче әлеге фестивальдә йөздән артык бала катнаша. Алар мәкаләләр һәм материаллар язалар, репортажлар төшерәләр, газеталар чыгаралар, социаль челтәрләрдә чараларны яктырталар.

Җиңү өчен күп һәм тырышып эшләргә кирәк.

- Айназ - максатка омтылучан укучы, – дип характерлый кызны сыйныф җитәкчесе Елена Шугаева. – Ул һәр яктан алга киткән, төрле идеяләр генераторы, мәктәп стеналарында кызыклы проектларны гамәлгә кертә һәм алга этәрә. Шулай ук югары сыйныф укучылары Советына керә һәм анда алдынгы позицияләргә ия, аның фикеренә барысы да колак сала.

Айназ быел унынчы сыйныфны тәмамлады, әмма төп һәм аның өчен мөһим призга ия булу өчен зур көндәш була алды.

– Минем иң зур хыялым тормышка ашты – мин «Алтын каләм» фестиваленең Гран-при иясе булдым. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен бу көтелмәгән хәл булды, – дип уртаклашты җиңүче.

Мәктәпне тәмамлап, кыз КФУда «Журналистика» белгечлеге буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчасы хисабына укыячак.

Фото "Алтын каләм - Золотое перо" фестиваленең пресс-үзәгеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев