Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тырыш хезмәт – йөз аклыгы

«Аксубай» агрофирмасы базасында районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен күчмә семинар узды.

«Нур» бүлекчәсенең терлекчелек фермасындагы яшь терлекләрне асрау эшен районның башка хуҗалыкларындагы хезмәттәшләре лаеклы бәяләде.

Семинарда катнашучылар төрле яшьтәге бозаулар асралган корпусларда булдылар, кардаларны карадылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре Иске Савруш  фермасында эшләүче хезмәткәрләрнең тырышлыкларын югары бәяләделәр. Бирегә башка бүлекләрдән яшь терлекләр кайтарыла. Гомуми терлекләрнең баш саны - биш йөздән артык.  

Ферма терлекчеләре үз эшләренең чын осталары.  

Биредә бозауларны яхшы тәрбияләү, баланслы ашату югары дәрәҗәдә оештырылган. Аларның рационына аерым игътибар бирелә, булачак сыерлар һәм үгезләр «менюсы» на кирәкле витаминлы - аксымлы өстәмәләр кертелгән. Бозаулар нык булып үсеп, көн саен 800 грамм һәм аннан да күбрәк артым бирәләр. Бозаулар асрала торган биналарда коры һәм чиста, хайваннар көннең шактый вакытын саф һавада үткәрәләр. 

 – Бу агрофирма эшчеләренең азык культуралары үстерү һәм сусыл һәм тупас азык әзерләү буенча зур тәҗрибәсе бар, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Сөт буенча да, терлекләрнең артымы буенча да агрофирмада да күрсәткечләр яхшы.  

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - әлеге бүлекнең машина-трактор паркында язгы кыр эшләренә әзерлек каралды. Язгы кыр эшләренә «Аксубай” агрофирмасында бик тырышып  әзерләнәләр.  

– Безнең ремонтчылар намуслы эшлиләр. Бүгенге көндә барлык чәчкечләр, тырмалар, культиваторлар ремонтланган. Хәзер барлык агрегатларны мәйданга куярга гына калды - дип таныштырды агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев.  

 – Кыр эшләренә санаулы атналар гына калды, – дип ассызыклады Камил Гилманов. – Шуңа күрә районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техник арсеналны әзерләү буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Орлык әзерләү мәсьәләләре буенча Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең территориаль бүлеге начальнигы Габдерәшит Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул бөртекле культураларга ясалган  фитопатологик анализ нәтиҗәләре белән таныштырды, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләренә аларның үрнәкләрен тәкъдим итте. Ул шулай ук игенчеләргә үсемлекләрне авырулардан саклау һәм үстерү өчен нәтиҗәле заманча препаратлар куллану буенча киңәшләр бирде.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов МТЗ-82,1 тракторы базасында техник карауга күрсәтмә тест уздырды. Тракторларны һәм үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә техник персоналга нинди таләпләр куеласын аңлатты. Ул шулай ук техника белән эшләгәндә куркынычсызлык чараларына да тукталды. Тагылмаларга аерым игътибар бирде - алар дәүләт техник күзәтчелеге таләпләренә туры килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев