Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тычкансыман кимерүчеләр уңышның өчтән берен юкка чыгарырга мөмкин

Авыл хуҗалыгы үсемлекләренең дошманнары – тычкансыман кимерүчеләр.

Чаралар күрелмәсә, алар хуҗалыкларга зур зыян китерергә мөмкин. Бу хакта Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов сөйли.

– Зарар китерүче объектлар уңышның зур процентын – гомуми күләмнең өчтән берен юкка чыгарырга мөмкин. Һәм бу игътибарсыз калырга тиеш түгел. Корткычларга каршы саклану чаралары алып барылмаса, уңышны югалту артырга мөмкин.

Тычкансыман кимерүчеләр – күп төрле зыян салучы корткычлар, алар күпләп үрчү белән дә аерылып тора. Бер ана тычкан 20 көн саен 5тән алып 12гә кадәр бала китерергә сәләтле. 3 атнадан яшь тычканнар да үрчүгә керешергә мөмкин. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә кырларда кимерүчеләрнең саны гектарына 500гә җитәргә мөмкин. Аерым очракларда – 1000нән артык. Елның салкын вакытында, кимерүчеләр үз масса авырлыгыннан күпкә артык ризык ашый. Кимерүчеләр хәрәкәтчән һәм азык эзләп алар 5 чакрымга кадәр ара үтәргә мөмкин. Кагыйдә буларак, алар, бигрәк тә көз һәм иртә язда бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен сайлыйлар. Шуның нәтиҗәсендә аграрийлар уңышның зур югалтулары турында белдерергә мөмкин.

Шулай ук көзен кимерүчеләрнең ашлыкның зур запасы тупланган складларга һәм ашлык саклагычларга күпләп күчүе күзәтелә. Безнең җирлектә киң таралган кыр тычканы кыш дәвамында 2 килограммга кадәр ашлык ашарга мөмкин.

Моннан тыш, тычкансыман кимерүчеләр кеше һәм хайваннар өчен куркыныч булган туляремия, бруцеллез, чума, ящур кебек йогышлы авыруларны йөртүчеләр һәм таратучылар булып торалар. Саклану чараларына битарафлык яки алар вакытында үткәрелмәгәндә, тычкансыман кимерүчеләрнең саны арту күзәтелә, бу уңышны, ашлык складларында, фермаларда авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга китерә һәм кешегә һәм хайваннарга зыян салырга мөмкин.

– Бу ситуациядә сезнең ведомство тарафыннан нәрсә эшләнә?

– Аксубай район бүлеге даими рәвештә хәлне күзәтеп тора. Без авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларына чыгабыз, участокларны тикшерәбез. Соңгы мәгълүматларга караганда, бер гектарга кимерүчеләрнең уртача саны – 4,2, күпьеллык үләннәрдә 18,4 данә тәшкил итә. Шулай ук складларны, бигрәк тә азык-төлек, ашлык, тупас азыклар саклана торган урыннарны тикшерәбез. Тычкансыман кимерүчеләрнең авыл хуҗалыгына зыян китерү куркынычын белеп, алар белән даими көрәш алып барырга кирәк. Россельхозүзәкнең Аксубай бүлеге белгечләре игенчеләргә корткычларга каршы көрәштә нинди чаралар кулланырга киңәш итә, үсемлекләрне саклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә алалар.

 

Фото Россельхозүзәкнең район бүлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев