Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туйда тәрбияләнүчесенең әнисе булып утырган

    “Тормыш хроникасы кадрларын 34 елга артка әйләндерсәк тә- мин барыбер педагог булыр идем”, - дип сөйли үзе турында “ Хыял” балалар һәм яшүсмерләр приюты тәрбиячесе Елена Семенова.

    Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлагач, ул шунда ук  шәһәрдә балалар бакчасында эшләргә кала.Елена шул вакытта ук үз һөнәренә гашыйк  була.Тик ... районда аны яраткан ,җиде ел дуслашып йөргән егете – булачак  ире Владимир көтеп алган.

    Быел гыйнвар аенда бергә гаилә коруларының  30 еллыгын билгеләп үткән. Районга ул 1989 елда кайта, “Кояшкай“ балалар бакчасына күчерелә, туй ясыйлар һәм бер-бер артлы 3 бала туа-бер ул һәм ике кыз. Балалар бакчасы ябылганнан соң, Елена Александровна берничә ел дәвамында мәктәптән тыш эшләр үзәгендә – балалар хәрәкәте буенча методист, аннары туристлык эше буенча эшләде.Аның күңеле һәрвакыт балалар янына тартылган. 

    Шуңа күрә «Хыял « приюты ачылу белән ул әлеге социаль учреждениегә педагог-психолог (ул вакытта әлеге белгечлек буенча югары белеме бар иде) урнашкан. Бу вазыйфада да тугыз ел эшләде, соңгы җиде елда тәрбияче булып эшләвен дәвам итә. 

    - Миңа балалар белән аралашу бик җиңел бирелә, мин үзем күп балалы авыл гаиләсеннән булганга, балаларны аңларга җиңелрәк, – ди Елена Александровна. Минем өчен мәктәпне тәмамлаучыларның мине балалар бакчасы буенча хәтерләүләре бик күңелле күренеш.Хәзер инде алар үзләре дә әти-әниләр. Безнең балалар приюттан китсәләр дә   бәйрәмнәрдә шалтыратып котлыйлар һәм  тагын алар белән социаль челтәрләрдә аралашам әле.  

    Елена Владимировнаның эшли башлаган беренче елларында “Хыял”приютына 4 бертуган малайны китерәләр. Малайларның берсе мөлаем һәм яхшы тәрбиячене бик ярата һәм  аннан исем әнисе булуын сорады. Узган ел ул өйләнә, ә Елена Александровна да туйда  әнисе урынында утыра.

    Әлеге егет Семеновлар гаиләсендә еш кунак,  балалар аны якын туганнары итеп кабул итте, ә егет якын кешесенә әйләнгән педагог белән серләрен уртаклаша.Семеновларның үз балалары зурлар инде.Андрейның үз гаиләсе һәм Кирилл исемле улы бар. Юля информационн куркынычсызлык сферасында эшли, ә Татьяна –Казан мәктәпләренең берсендә педагог булып эшли. 

     – Без укырга , белем алырга кирәклеген  төшендергән өчен әти-әнигә бик рәхмәтле, дип сөйли Семеновларның кече кызлары.-  Без һәрвакыт нәрсә белән булса да  шөгыльләндек – музыка мәктәбенә йөрдек, җырладык һәм биедек, фортепьянода уйнадык, тегәргә һәм бәйләргә өйрәндек. Безнең өчен әти-әни һәм туган йорт бер утрау кебек, әлеге утрауга һәрвакыт йөзеп киләсе килә, чөнки сине анда  һәрвакытта да көтәләр.

    Приют коллективында Елена Александровнаны профессионал, дус һәм остаз буларак бәялиләр. Күптән түгел генә аны социаль яклау министрлыгыннан грамота белән бүләкләделәр, ә бер ел элек ул мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләренең зона конкурсында “Елның иң яхшы тәрбиячесе” булды. Бер генә иртә дә,  бер генә әхнәләштерелгән тамаша да аның катнашыннан башка үтми һәм тамашачылар билгеләп үткәнчә, ул әкияткә эләгү белән лешейны да, Кыш бабайны да  ихлас уйный. 

    - Елена Александровна – ул эшкә янып торучы һәм башкаларны кабызучы кеше. Ул бик  позитив, аны барлык тәрбияләнүчеләр дә, әниләр кебек яраталар, дип сөйли приют директоры Гөлнар Шарашева.- Безнең һөнәрдә башкача була алмый. Шуңа күрә дә безнең  “әниләр”ебез йөрәк һәм күңел җылысын бирүчеләр бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: