Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тулы көчкә эшләр өчен

Тоташ яуган яңгырлардан соң җир бераз кибә башлауга ук, Сөниев КФХда игенчеләр комбайннарны басуга алып чыктылар.

Бу хуҗалыкта бөртекле культуралар 2900 гектар мәйдан били. Шул исәптән: көзге арыш, бодай, вика – 200 әр гектар, арпа – 400 гектар, сабан бодае – 600 гектар һәм солы – 1300 гектар.

–Яңгырларга хәтле без 400 тоннага якын бөртек суктырып өлгердек, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Әхнәф Сөниев. – Безнең механизаторлар, уракны дәвам итәр өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланалар.

Иртә белән комбайннар “Луч” бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасы артында урнашкан бөртеклеләр участогына килделәр. Әйләнеч юллар аша килергә туры килсә дә, хуҗалыкның төрле бүлекләреннән урып-җыю техникасы әлеге участокка уңышлы килеп җитте.  

Игенчеләр күк аязланыр һәм тулы көчкә эшләп булыр дигән өмет белән яшиләр. Агымдагы елда уракны иң җаваплы һәм ышанычлы экипажлар алып бара. Болар: ярдәмчесе – улы Андрей белән авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Валерий 

Абросимов, аның бертуганы  Николай Абросимов оныгы Станислав Водышев (рәсемдә) белән, Александр Назаров (ярдәмчесе Алексей Титов), Юрий Назаров (ярдәмчесе Константин Матюшкин), Аркадий Кириллов (ярдәмчесе улы Кирилл).

Игеннәрне чаптыруда тәҗрибәле игенчеләр Әдип Гелметдинов һәм Рәдис Гайнатуллин тырышып хезмәт куя.

– Безнең комбайнчылар – үз эшләренең осталары, – дип  ассызыклады  хуҗалыкның баш агрономы Хәлил Минапов. –  Без аларның һөнәри осталыкларына өмет баглыйбыз.

Йөк автомобильләре йөртүчеләре Яков Шакмаков, Евгений Мельников һәм механизатор Камил Хәсәнов ашлыкны комбайннан ындыр табагына ташу белән мәшгуль. Чирмешән бүлеге ындыр табагында урак башыннан ташылган бөртек тау кадәр өелгән.

Бу участокта эш ике сменада җайга салынган. Ындыр табагында эшләүчеләрнең һәркайсы үз эшен төгәл белә һәм чиста башкара. Үлчәүче Ольга Ильина һәм аның алмашчысы Наталья Емельянова басу һәм ындыр табагы арасында йөреп торган автомобиль әрҗәләрендәге игенне үлчәп торалар. Сергей Титов, Валентин Ильин һәм Владимир Романов ашлык чистарту техникасы белән оста идарә итәләр. Эшчеләр Любовь Николаева, Елена Титова, Елизавета Илюшкина, Анастасия Илюшкина ашлыкны сортларга аеруда һәм төяүдә ярдәм итәләр.

Бу объекттагы эшләр белән Александр Акташев  җитәкчелек итә. Уңышны кабул итү, сортларга аеру көйле бара. Әгәр бу көннәрдә комбайннар бердәм эшли алса, бик тиздән бирегә күпләп уңыш кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев