Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туган як чиста булсын өчен

Республикада “Татарстанның чиста урманнары“ табигатьне саклау акциясе дәвам итә.

Ул урманнардагы экологик, санитар-эпидемиологик торышны яхшыртуга юнәлдерелгән. Республикада да, районда да бу акция традициягә әверелде. Анда чын табигать яратучылар, туган як табигатен чиста, матур күрергә теләүчеләр катнаша. Алар исәбендә – урманчылар да.
Җитәкче-баш урманчы Рөстәм Гатин һәм Илдар Хәмидуллин җитәкчелегендә Аксубай урманчылыгы аппараты, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Аксубай участок урманчылыгының халык телендә “комлы“ участок дип аталган кварталларын периметр буенча тикшереп үттеләр. Алар урман эченнән, урман тирәсеннән җыелган көнкүреш чүп-чарын  капчыкларга тутырып, аларны машинага төяп каты көнкүреш калдыклары полигонына озаттылар. Бердәм эшнең нәтиҗәсе дә яхшы булды. Шимбә өмәсе вакытында урман хезмәткәрләре гомуми күләмдә 5 кубометр чүп-чар җыйдылар.
– Әлеге участок – район халкы һәм кунаклар еш була торган урын. Нәкъ менә монда еш кына санкциясез чүплекләргә тап булабыз, – дип сөйли Рөстәм Гатин. – Кемнәрдер монда ял итеп, үзләреннән соң калган чүп-чарны җыеп калдырмый, ә кемнәрдер йортыннан җыйган чүп-чарны капчыклар белән күтәреп килә, ә бит полигонга кадәрге ара да ерак түгел. Әлеге мәйданны һәм гражданнарның башка ял итү урыннарын чиста тоту урман хезмәткәрләреннән күп көч таләп итә. Алар башка мөһим эшләрне калдырып, чистарту эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр.
Урманчылар әйләнә-тирә мохит торышын яхшыртуга үзләренең өлешләрен кертәләр. Аннан тыш, икеайлык дәвам итә. Аксубай урманчылыгының урман сагы хезмәткәрләре барысын да экологик акциягә кушылырга, туган як урманнарын тагын да чистарак, матуррак итәргә чакыралар. Табигатьне саклау чарасында укучылар, хезмәт коллективлары, гаиләләр, аерым гражданнар, гомумән, табигатьне яратучылар һәм туган як проблемаларына ваемсыз булмаган кешеләр катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев