Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туган телнең мөһимлеге

Районның тугыз гомуми белем бирү учреждениесендә, туган як тарихы музеенда һәм Аксубай бистәсе мәчетендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узды.

Татарча диктант язуда, ана телен кечкенәдән белгән кешеләр генә түгел, гомумән, татар мәдәнияте белән кызыксынган барлык теләүчеләр дә катнаша алды.
Быел акциягә 377 аксубайлы кушылды.

Алар арасында Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов, инфраструктура үсеше буенча бүлек җитәкчесе Илсур Хәмидуллин, мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Зөлфира Ислямова, мәктәп директорлары, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бар иде.

– Бу туган тел грамматикасы буенча үз белемеңне тикшерү генә түгел, ә аны халык арасында популярлаштыру мөмкинлеге дә. Яшь буын туган телне өйрәнүнең мөһимлеген аңласын һәм аралашканда кулланырга оялмасын иде. Чөнки татар теле бик бай һәм матур. Бу – ата-бабаларыбызның теле, безнең тарих.

Быелгы массакүләмле диктант язу акциясе исәп буенча дүртенчесе. Зөлфирә Ринат кызы, «Татарча диктант» грамоталылык мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итәргә һәм татар телендә дөрес язу культурасын үстерергә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Бөтендөнья акциясе өчен әзерләнгән текстны 3 нче Аксубай гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Ләйсән Дәүләтшина укыды.

– Быел диктант язу өчен ике әсәр сайланды, безнең районда – шагыйрь Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек, – дип сөйләде Ләйсән Әмирҗан кызы. – Әлеге әсәрне сайлап, безнең җәмгыять яшь буын өчен мөһим булган тагын бер проблема – басма китапларга мәхәббәт уятуга кагыла. Ә бит хәзерге заман балалары кулларына китапны бик сирәк ала.

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясен уздыру мәйданчыкларының берсендә акциянең иң өлкән катнашучысы – Яңа Кармәт башлангыч мәктәбе директоры Мансур Сөләйманов диктант язды.

– «Татарча диктант»ны мин беренче тапкыр яздым һәм бик канәгать калдым. Милләтем буенча татар булсам да, рус мәктәбендә укыдым, көндәлек аралашуда да татар сүзләрен рус сүзләре белән аралаштырып кулланам, – дип билгеләп үтте Мансур Җәмил улы. – Туган телемдә грамоталы язарга үзлегемнән өйрәндем. Акциядә катнашу – ул туган тел грамматикасы буенча үз белемеңне тикшерү өчен бик яхшы мөмкинлек.

Акциянең иң яшь катнашучысы – В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Әнәс Әһлиуллин язылган сүзләрнең дөреслегенә борчылуын белдерде.

«Һәр кеше үзенең туган телен белергә, ана телендә сөйләшә, укый һәм яза белергә тиеш» – «Татарча диктант» акциясендә катнашкан һәр кешедән шундый сүзләр ишетергә була иде.

Катнашучылар үзләренең билгеләрен 2019 елның 1 ноябреннән соң http://diktant.tatar/ сайтында «Какая моя Оценка?» бүлекчәсендә белә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев