Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туган җир җырчысы

Талантлы кеше - Александр Заварихин турында дуслары һәм хезмәттәшләре нәкъ менә шулай диләр.

Чөнки ул шагыйрь, рәссам, мөхәррир һәм гадел кеше иде. 1 нче Аксубай урта мәктәбендә  район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Аксубайның 1нче мәктәбе китапханәчесе белән берлектә, шагыйрь-якташыбызга багышланган укулар узды. Ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар катнашты.  

- Бүгенге көндә Заварихин  укулары узуы бик күңелле, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Аның шигырьләре һәм картиналары талантлы, үткен итеп язылган. Аларда туган якка мәхәббәт сизелә. Мондый очрашуларны ел саен үткәрергә һәм иҗатка күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә кирәк. – дип билгеләп үтте район башлыгы. 

Александр Заварихинның Аксубай турында язылган шигырен әлеге мәктәп исемен йөртүче кешенең кызы -  Асия Тимирясова укыды. Эчке эшләр министрлыгы ветераны, Александр Васильевичның  якын дусты Олег Маркин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины Елисей Тимирясов, район мәгариф бүлеге начальнигы Станислав Зайцев укчыларга бик күп җылы теләкләрен җиткерделәр.

Шулай ук җыелучыларны  сәламләргә һәм рәхмәтләрен белдерергә Александр Заварихинның  кызы Марина һәм оныгы Кристина килделәр. Туган җир җырчысы турында җылы сүзләр әйтелде, аның беренче шигырьләрен искә төшерделәр. Район китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәимә Гатина якташ шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. 

Балалар зур  дулкынлану хисләре  белән чыгыш ясадылар. Һәр катнашучы шагыйрьнең шигырьләрендә яңгыраган ихлас хисләрне белдерде. Сәхнәдә авторның төрле елларда язылган туган як, сугыш чоры авырлыклары,  мәхәббәт турында шигырьләре яңгырады. Барлык укучылар да шагыйрьнең дусты Олег Маркин нәшер иткән  шигырьләр  җыентыгын  һәм Аксубай үзәк китапханәсеннән Рәхмәт хатлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев