Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туган илгә намуслы хезмәт итегез

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.

Аксубайлылар Руслан Владимиров, Сергей Маркелов, Инсаф Хөснуллин, Татар Сөнчәлесеннән Рәдиф Сөләйманов һәм Илфат Сидуллин, шулай ук Чуаш Енорускиносыннан Андрей Баландов, Иске Ильдеряктән Александр Васюткин, Савруштан Вадим Ильин, Түбән Савруштан Никита Моисеев, Яңа Аксубайдан Денис Чентаев Ватанга хезмәт итәргә киттеләр.

Егетләрне Аксубайның үзәк паркыннан, символик рәвештә – Хәрби дан мемориалыннан, хәрби марш астында, хезмәткә алынучы егетләрнең күп санлы туганнары һәм дуслары катнашында озаттылар. Бүген солдатка озатуның үзенчәлеге – куркыныч вирус авыруыннан профилактика чараларын төгәл үтәү.

Булачак Ватан сакчыларына хәер-фатихалы сүзләр белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Сезгә кадәр хезмәт иткән райондашларыгыз кебек үк, сез дә Ватанга намуслы хезмәт итегез, – диде район башлыгы. – Улларына лаеклы тәрбия биргән ата-аналарга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов хәрби хезмәткә алынучыларга изге теләкләрен җиткерде. Юлга кузгалыр алдыннан егетләргә район исеменнән бүләк – кул сәгатьләре тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев