Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туган чуваш телен белсеннәр һәм рус телен хөрмәт белән өйрәнсеннәр өчен

Иске Ильдеряк балалар бакчасында Чуваш теле көненә багышланган бәйрәм узды

Мондый чаралар тематик көн кысаларында ел саен уздырыла. Аларның максаты – нәниләр арасында туган чуваш теле һәм мәдәнияте белән кызыксыну уяту.

Район Чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаеваны чуваш милли күлмәгенә киенгән кызлар һәм малайлар каршы алды. Кунак ханым алар белән туган телдә сөйләште, чуваш милләте һәм аның мәдәнияте турында сөйләде.

Тәрбиячеләр балалар белән бик кызыклы милли уеннар оештырдылар. Аларны хәзерге заман балаларының әбиләре дә уйнаган, алар кызык, гыйбрәтле, иҗади фикерләүне үстерә, дуслык атмосферасын ныгыта. Уен эпизодлары вакытында сабыйлар җырладылар, чуваш телендә шигырьләр укыдылар.

Роза Чентаева аларга гаилә ядкяре булган, әбисе киеп кияүгә чыккан борынгы күлмәкне күрсәтте. Ул борынгы чувашларның киемендә чигелгән бизәкләрнең әһәмиятлелеге турында сөйләде. Кунакны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр игътибар белән тыңлады. Бу балалар өчен милләтнең үзенчәлекле тарихы турындагы дәрес булды.

Иске Ильдеряк балалар бакчасына Иске Ильдеряк, Чуваш Енорускиносыннан балалар һәм Аксубайдан ике сабый, барлыгы 19 бала йөри. Биредә аларның үсеше өчен иң яхшы шартлар тудырылган.

Күпчелек балалар чуваш гаиләләреннән. Шуңа күрә педагоглар коллективы эшчәнлегенең бер юнәлеше – тәрбияләнүчеләрне туган телгә һәм мәдәнияткә җәлеп итү.

– Без аларны чуваш телендә «Аван-и?» («Исәнмесез!») дигән сүзләр белән каршы алабыз, – диләр тәрбиячеләр. – Дәрес вакытында да алар белән чуваш һәм рус телләрендә сөйләшәбез – алар кечкенәдән үк үз милләтенең телен һәм мәдәниятен үзләштерсеннәр һәм, шуның белән бергә, рус телен белсеннәр һәм хөрмәт итсеннәр өчен.

Актлар залында чуваш бизәкләре күргәзмәсе булдырылган, стенада чуваш язуына нигез салучы Иван Яковлев, якташыбыз Николай Шелеби һәм Петр Хузанкайның портретлары эленеп тора. Шулай ук чуваш милли костюмындагы курчаклар күргәзмәсе дә теманы дәвам итә. Курчаклар тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре кулы белән ясалган.

Роза Чентаева балалар бакчасы коллективына чуваш халкының телен һәм мәдәниятен саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм балалар бакчасы мөдире Ольга Ильденеевага, тәрбиячеләр Лариса Маклаковага, Наталия Глазковага һәм Любовь Васюткинага Чуваш милли-мәдәни үзәгенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев