Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туфанның кече ватаны үрнәк булырга тиеш

Җирлектә барган үзгәртеп коруларның уңышы, күп очракта җирле хакимиятнең һәм анда яшәүче халыкның ышанычлы мөнәсәбәтләренә һәм үзара хезмәттәшлегенә бәйле.

Бу чынбарлык муниципаль берәмлек советының киңәйтелгән утырышында күзәтелде.

Авыл җирлеге территориясендә 390 кеше гомер итә, шул исәптән пенсионерлар, балалар, студентлар, районның төрле предприятиеләрендә эшләүчеләр һәм район чикләрендә хезмәт куючылар. Демография торышы: 2019 елда җиде нарасый дөньяга килгән, 7 кеше үлгән. Авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов хисап чыгышында җирлек тормышына бәйле әһәмиятле моментларга тукталды, уртак эш, туган авылның киләчәге өчен җан аткан кешеләрне билгеләп үтте.
Эш нәтиҗәләре буенча 2019 елда керемнәр маддәсе 104 процентка үтәлгән. Халык ярдәмче хуҗалыкны җәелдерә һәм аннан табыш ала. 2019 елда халык 176.500 литр сөт тапшырган, артып калган продукцияне тапшырудан кергән табыш күләме 3. 441 750 сум тәшкил иткән. Продукция тапшырган өчен акча тулысынча түләнгән. «Аксу Агро» ҖЧҖ пай җирләре өчен шикәр комы биреп, халык белән исәп-хисап ясаган.

Гражданнар шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча савым сыерларын асрауга, казлар, үрдәкләр, чебешләр сатып алуга, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашуга 366 600 мең сум күләмендә субсидия алган.

2019 елда халыктан җыелган үзара салым акчасы 90.000 сум тәшкил иткән (план 100 процентка үтәлгән). Үзара салым акчасын авыл эчендәге юлларга җәю өчен вак таш сатып алу һәм әлеге эшләрне башкаруга (285.000 сум), энергия саклагыч яктырткычлар сатып алу һәм аларны урнаштыруга, кышын юлларны кардан чистартып, карап торуга, чишмәләрне төзекләндерү өчен төзелеш материаллары сатып алуга тотканнар.

Хәсән Туфан музей-йорты әлеге авыл җирлегенең мәдәни мирас үзәге булып тора. Бирегә республикадан һәм башка төбәкләрдән бихисап кунаклар килә. Быел якташ-шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 120 ел тула. Җирлек башлыгы билгеләп узганча, бөек шагыйрьнең кече ватаны үрнәк булырга тиеш. Шуңа да авылны төзекләндерүгә зур игътибар бирергә кирәк.

Узган ел авыл кешеләре үзәк ял паркын яшелләндерү һәм чистарту буенча зур эш башкарганнар. Декандаш елгасы тирәлеген тулысынча чистартканнар, чүплекне юк иткәннәр. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек бизәлеше буенча авыл мәдәният йортлары арасында районда икенче урынны алганнар.

Җиңүнең 75 еллыгына Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл, үзәк парк, авыл җирлегенең административ бинасы һәм авыл мәдәният йорты каршындагы коймаларны буяганнар. Ике чишмәдә дә агымдагы косметик ремонт ясалган. Татарлар яшәгән яктагы чишмәдә косметик төзекләндерү эшләре авыл яшьләре инициативасы белән башкарылган, алар объектны буяуга акчаны үзләре җыйганнар, эшләрне дә үзләре башкарып чыкканнар

Муниципаль берәмлекнең 2020 елга бурычлары арасында – вак таш сатып алып, аны авыл эчендәге юлларга җәю; мөселман һәм христиан зиратларында җирләү йолалары өчен кирәк булган инвентарьләрне куеп тору өчен биналар төзү; таләп булмаган җир өлешләрен рәсмиләштерү; иске суэтем башнясын буяу.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев