Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тудырган һәм үлергә калдырган

Татар Сөнчәлесе авылында яшәүче 36 яшьлек Руфия Вафина Аксубай районы суды тарафыннан яңа туган баласын үтерү өчен хөкем ителгән.

Агымдагы елның февраль аенда көмәнлеге 35-36 атналык булганда, йортының ярдәмче бинасында ул сау-сәламәт кыз бала тудыра һәм аңлы рәвештә үтерү максатыннан аны пакетка төрә, пластмасс чиләккә сала, аннан соң чиләкне һава температурасы -8 (-6) градусны тәшкил иткән верандага чыгарып куя. Моның белән ул баланың чиктән тыш суынудан үлүен аңлый һәм моңа өметләнә дә. Анасының җинаять гамәлләре нәтиҗәсендә бала судмедэкспертиза нәтиҗәсе буенча чиктән тыш суынудан 15-20 минут вакыт эчендә һәлак була.

– Суд утырышында гаепләнүче Руфия Вафина үз гаебен таный, 2017 елның декабрь аенда йөкле булуын аңлаганнан соң, йөклелеге иреннән булмавы сәбәпле, гаилә әгъзаларыннан йөкле булуын яшерүе турында сөйли. Яшәүгә сәләтле булган баланы тапканнан соң, чиләккә салып һәм җылытылмаган бинада үлергә калдырып анардан котылырга карар кыла, ә биш көннән соң, чиләкне пакетка төреп, кибеткә барган улына барганда кеше яшәми торган йортка ташлап калдырсын дип биреп җибәрә, – дип белдерде район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Лариса Горожанкина. – Гаепләнүче үзенең гаебен таныды һәм кылганында үкенә.

Гаепләнүче Вафинаның гаебе, аның үз гаебен тану язма мәгълүматлардан тыш, башка шартлар белән дә дәлилләнә. Гаилә социаль-куркыныч хәлдә буларак исәптә тора, ханым балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына бер генә тапкыр чакырылмый, анда әңгәмә барышында үзенең йөкле булуын кире кага. Руфия Вафинаның чамаланган йөклелеге турында авыл фельдшеры да исәпкә басмады дип борчыла, һәм бу турыда район хастаханәсенә хәбәр итә. Үзәк хастаханә акушеры хәтта профилактик әңгәмә үткәрү һәм Вафинаның йөкле булу фактын билгеләү өчен янына да бара, әмма ул тикшерүдән баш тарта. Ә 19 февраль көнне ул үзе хастаханәгә мөрәҗәгать итә – эшендә гинекологтан белешмә сорыйлар. Тикшерү барышында табиб мөрәҗәгать иткән хатынның 3-5 тәүлек элек бала табуын билгели. Бала кая дигән сорауга – ханым берни дә аңлатмый. Табиб бу факт турында шунда ук полициягә хәбәр итә.

Аксубай районы суды карары белән яңа туган бала үлеме өчен Руфия Вафина ике елга иректән мәхрүм ителә, аның җәзасын ике елга сынау вакыты белән шартлы дип санарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев